Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каюм баба дәвамчысы

Резедә апа белән танышуыбыз бик үзенчәлекле һәм танышлыгыбыз бик кыска булды. Аудиториягә килеп керде дә, үзенә бер стиль белән таныш булмаган шигырьләр укый башлады. Ул вакытта ул беркемне күрми, берни сизми шикелле: башка дөньяда яши сыман. Курс белән таныша башлап, исемлек буенча миңа килеп җитте. Ачасырдан икәнлегемне белгәч, «О-о! Ачасырская!»...


Резедә апа белән танышуыбыз бик үзенчәлекле һәм танышлыгыбыз бик кыска булды. Аудиториягә килеп керде дә, үзенә бер стиль белән таныш булмаган шигырьләр укый башлады. Ул вакытта ул беркемне күрми, берни сизми шикелле: башка дөньяда яши сыман. Курс белән таныша башлап, исемлек буенча миңа килеп җитте. Ачасырдан икәнлегемне белгәч, «О-о! Ачасырская!» дип илһамланып кычкырып җибәрде һәм шунда... бөтен аудитория кычкырып көлде. Без белгән Волжская, Айдарскаялар рәтендә Ачасырская көлкерәк килеп чыккандыр инде. Ә Резедә апа, мине якын итеп, фамилиясенә «ская»лар ябыштырырлык шәхес булып җитлегүемне теләгәндер, бәлки... I курста мин аның бердәнбер якташы идем бит.
Резедә Кадыйр кызы Ганиева бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы - Кече Шырданда күп балалы гаиләдә үсә. Авылда иң тырыш, тырышканга күрә дә хәлле гаилә була ул. Әмма сугыш барысын да челпәрәмә китерә. Авылда хат ташучының похоронкалы кулы алар ишеген беренчеләрдән булып шакый. Әнисе дүрт бала белән тол калганда Резедәгә нибары унбер яшь була. Ә Тәскирә, Тәлгать, Фоат берсеннән- берсе кечкенә. Сугыш елларында тормыш арбасына бик иртә җигелгән унбер яшьлек кыз бала күргәннәр, бүген, 75 яшьлек апаның да күңелендә кара төер булып хәтер сандыгында ята. Сыер коткара аларны. Шырдан якларының шундый үзенчәлеге бар: яшим дигән һәр кеше сыер асрап, сөтен-катыгын Казанга алып барып сата. Резедәгә дә, нәфис җилкәсенә йөк асып барып, шпана тулы поездларда катык саткан акчасын учына кысып калтырап кайтулар күп эләгә. Менә шул сыер, данлыклы Шырдан катыгы яшәтә аларны, шул укыта да. Әтисе Габделкадыйр да Хәбирәсенә хат саен «балаларны укыт!» дип яза бит. Әтисе әманәтен үтәп, Резедә Казанга китеп бара. Сугыштан соңгы авыр елларда педагогия училищесында белем алган яшь кыз туган авылы Кече Шырданда, Биектауның Мүлмәсендә, аннары Казанда рус телен укыта, аннары читтән торып университет тәмамлый.
1962 елдан бирле Резедә Кадыйровна Ганиева университетта укыта. Башта татар әдәбияты тарихын, аннары аның Шәрык, төрки әдәбиятлар белән багланышларын өйрәнә.
80нче елларда КДУның татар филологиясе бүлегендә укучылар - бәхетле буын. Без легендар шәхесләр: Мөхәммәт Мәһдиев, Вахит Хаков, Резедә Ганиева, Флера Сафиуллина, Альберт Яхиннан белем алдык. Белем дәрәҗәбез һәркайсыбызныкы төрледер мөгаен, әмма татарлык касәбезне алар барыбызныкын да, мөлдерәмә итеп, тигез тутырды.
Резедә Ганиева докторлык диссертациясендә урта гасырлардагы Шәрык ренессансын һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы Аллаһның барлыгын һәм берлеген тану фәлсәфәсенә корылган эстетик нигезләрне, аның платончылык (нур) фәлсәфәсе белән бәйләнешен тикшерә. Без укыган елларда язылгандыр мөгаен. Лекцияләренә өермәдәй килеп керә дә, Рудаки, Фазули, Руми һәм башка бик күп Шәрык Ренессансының нигезен тәшкил итүчеләрнең шигырьләрен, артистларча кычкырып, шулкадәр тәэсирләнеп укый иде ки, без, авыл балалары, үзебезнең кайдалыгыбызны да онытып, таң калып утыра идек. Беренчедән, Резедә апа шулкадәр чибәр, зәвыклы, хисләре эченнән ташкын кебек атылып тора. ... Моны ишетергә һәм күрергә кирәк. Икенчедән, татар шигърияте тамырларының Шәрык һәм Гарәп фәлсәфәсенә барып тоташуын белеп, горурлык хисе калкып, миләребезне пешертеп, йөрәкләребезне тетрәндерә иде.
Резедә Кадыйровна, барлык укучыларын да бертөсле якын күреп, тирәнрәк кое казучыларга үзе дә бик нык ярдәм итеп килде. Аның укучылары арасында бүген профессорлар, дистәләгән доцентлар үзләре дә кайчандыр безнең кебек авылдан укырга дип килгән балаларга белем бирә. Алар арасында минем төркемдәшем, язучы Рифә Рахман да бар. Онытылып китеп, артистларча илһамланып күңеленнән шигъри хисләр түккәндә ул остазы Резедә ханымга охшап кала.
Ә мин, нишләптер, Ачасырская була алмадым... Хикмәт андамыни?! Затлы галимәбез меңнәрчә кешене милләтпәрвәр итеп тәрбияләде, милләтебез өчен җан атучы зыялылар, укытучылар үстерде.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев