Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каш ясыйм дип, күз чыгару түгелме? (1нче кисәк)

Татар Исламында юл төзелеше барышында авылда яшәүчеләрдә туган кәнәгатьсезлекләр турында язган идек инде. Капка төпләреннән юлга «мүкәләп» менәргә күнегә башлаган әбиләрнең яңгырлардан соң хәлләре тагын да мөшкелләнгән. Чөнки, яңгыр юып төшереп, канауларны ком күмгән, кешеләрнең капка төпләренә, кайберләренең хәтта ишегалларына кадәр комлы су аккан.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү нияте белән, төзелешнең проектантларын да очрашуга чакырып, кабат юлга чыктык.
Кечкенә авылларның халкы бердәм яши. Алар бер-берсе белән аралашып, шатлыгын бүлешеп, кайгыларын уртаклашырга өйрәнгән. Ә инде барына да кагылышлы мәсьәләләр килеп туган очракта, сакланыгыз, җәмәгать, күмәклектә - көч, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бу мәкаләне язарга этәргеч булган очрашуга да шул «көч» сәбәпче. Инде белгәнебезчә, татар исламлылары авыл уртасында юлны биек итеп салуларына каршы. Аларның моңа җитди дәлилләре бар.
Без килгәнне генә көткәннәр, диярсең, биш минут үтмәгәндер, мәчет янына халык җыелып та өлгерде. Һәм, әлбәттә инде, һәрберсе тизрәк үзенең күңелендәге ризасызлыгын җиткерергә ашыкты.
- Су ага торган канавымны ком басты, ишегалдыма су тулды. Юлга абаланып менәм. Мин хәзер картаеп беткәч шулай яшәргә тиешмени инде? - дип зарын җиткерде беренчеләрдән булып 91 яшьлек Зөһрә апа.

- Чишмәләрдән җыелган һәм яңгыр суы ага торган ермакка ләм утыр­ды, Әрәгә таба ага да алмый хәзер, бакчаларга җәелә. Җилле көнне бөтен дөнья ком белән тула, - ди, әлеге ермаклы тыкрык янында яшәүче Фаягөл апа.
Әлеге олы яшьтәге апаларның зарын тикшереп тә торасы юк, алар күзгә «бәрелеп» тора. Капка төпләреннән үзем дә юлга менеп карагач, сүзләренә бер шигем дә калмады. Авылда күпчелек карт-карчыклар яши хәзер. Әти-әниләре, әби-бабалары янына шәһәрдән машина белән кайтып йөрүчеләргә дә уңайсызлыклар тудырган әлеге «ком буасы», чөнки транспортны капка төбенә куеп булмый, ә юлда калдырсаң, бүтәннәргә юл ябыла - урам тар. Дамбаның текәлеген киметеп, төшеп йөрергә уңай булсын, дип, ком җәйдерткән Илһам, яңгырдан соң ишек алдыннан алты тачка ком түккәнен әйтте. Болары - проб­лемаларның бер ягы. Әле тагын эстетик ягы да бар.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев