Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Калибр» ракетасын йөртүче «Вышний Волочек» корабле суга төшерелде

Россиянең Кара диңгез флоты өчен «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда 21631 проекты буенча төзелгән «Калибр-НК» канатлы ракета йөртүче корабльнең чираттагы алтынчысы - «Вышний Волочек» дип исемләнгәне - суга төшерелде.

Моңа кадәр тапшырылган кече ракеталы корабльләр «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» шушы көннәрдә Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә узган укулар вакытында үзләренең «Калибр»ларын Сирия һәм Россия­дә тыелган «Ислам дәүләтләре» оешмаларында сынаганнар. Яшел Үзәндә 21631 проекты буенча барысы 9 судно төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев