Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Итәк астыннан саткан

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия» телефонына Мирный базарының 8нче павильонында көмешкә саталар, дигән хәбәр килеп ирешә.

Әлеге хезмәт полиция хезмәткәрләре һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә күрсәтелгән адрес буенча бу хәбәрне тикшерергә ашыга.
Хәбәр, чыннан да, дөрес булып чыккан. 8нче павильонда билгесез ир кешегә 0,5 л күләмендә пластик шешәдә 100 сумга спиртлы сыеклык сатканнар. Тагын шундый ук сыеклык тутырылган 12 пластик шешә табылган. Суррогат (су кушылган спирт) сатучыга карата административ эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев