Италиядә ике поезд "маңгайга-маңгай" бәрелешкән (+видео)
Тимер юлдагы һәлакәт кичә иртән булган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 20 кешенең үлеме, берничә дистә кешенең җәрәхәт алуы хакында әйтелә.
Һәлакәт Италиянең көньягында - Бари һәм Барлетта шәһәрләре арасында булган. Ике поезд да бер юлдан хәрәкәт иткән. Урында коткару хезмәтләре, табиблар һәм тикшерү органнары эшли. Поездларның беренче ике вагонына нык зыян килгән, диелә.
Чыганак - Интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев