Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исерек ир Идел уртасында резин көймәсе белән баткан

ГИМС хезмәткәрләре батучыны коткарган.

«Чайка» көймә станциясе янында бер төркем ир-егет ял итеп алыр­га уйлый. Араларыннан берәү, резин көймәгә утырып, Идел уртасына йөзеп китә.
Әмма елга уртасында бата башлый, иптәшләре тиз арада коткару хезмәтенә шалтырата. Коткаручылар килеп җиткәндә резин көймә һаваны чыгарып бетерү дәрәҗәсенә җиткән була инде. Бата башлаган ир кешене судан чыгарып, беренче медицина хезмәте күрсәтәләр. Хәзер аңа аек булмаган килеш көймәгә утырган өчен административ җаваплылык яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев