Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ирләрне дә, үзебезне дә саклыйк

10 позиция алга: Татарстанда безнең районның сәламәтлек саклау рейтингы 39нчы урыннан 29нчыга күтәрелгән.

Аның каравы, Горький исемендәге мәдәни үзәктә узган медицина советында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева җиткергән әлеге мәгълүмат район башлыгын рухландырмады. Александр Тыгин фикеренчә: иң югары күрсәткеч - ул халыкның медицина ярдәме сыйфатыннан канәгать булу.
Үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов чыгышыннан күренгәнчә, бездәге дәваланудан яшел үзәнлеләрнең бары 30%ы гына риза. Мондый канәгатьсезлекнең сәбәбе нидә соң? Утырышта табиблар этикасы турында еш телгә алынды. Баш табиб та әлеге проблема барын яшерми. Ул инде бүлек җитәкчеләре белән кат-кат сөйләшеп, аңлату эшләре алып барган.
- Безнең адреска килгән тәнкыйтьне һәрвакытта да кабул итәбез һәм сәламәтлек саклауны үстерү өстендә эшлибез. Үсәр өчен мөмкинлекләребез бар, файдалы итеп куллана белергә генә кирәк, - диде Илгиз Һидиятов.
Районда медицина өлкәсендә алга китеш юк түгел. Узган ел Васильево бистәсендә балалар һәм өлкәннәр поликлиникасы төзекләндерелгән. Берничә елга сузылган капиталь ремонттан соң, муниципальара перинаталь үзәккә әйләнгән бала тудыру йорты үз ишекләрен ачты. Профилактика чараларының да уңышы күренә: инфаркт һәм инсульттан үлүчеләр саны кимегән. Шулай да район буенча яман шештән якты дөнья белән хушлашучылар саны 4,4 процентка арткан. Шуңа да 2016 ел республикада онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде.
Тагын бер күрсәткеч уйланырга мәҗбүр итә. Безнең районда ир-атлар белән хатын-кызлар гомер озынлыгында аерма зур. Гүзәл затларыбыз уртача алганда 76 яшькә кадәр яшәсә, гаилә башлыкларының гомер озынлыгы нибары 64 яшь. Министрлыктан килгән кунак көчле ир-затларыбызның сәламәтлеген кайгыртырга киңәш бирде. Ә район башлыгы Александр Тыгин киләчәк программага «Ирләрегезне саклагыз» дигән исем тәкъдим итте.
Ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның, балаларның да саулыгын кайгыртып, сәламәт яшәү рәвешен алып бару беребезгә дә комачау итмәс иде, мөгаен. Тапталган сүзләр булса да, монда уйланырга җирлек бар.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев