Җир паеның хуҗасы үлгән очракта, җирен арендага алган инвестор ашлыкны кемгә бирергә тиеш?
- Мин Күгеш авылында яшим. Ирем күптән түгел генә дөнья куйды. «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте хәзер һәр пай өчен икешәр центнер ашлык өләшә. Нишләптер, ирем өчен бирмиләр, югыйсә, аның җиреннән файдалана бит алар. Менә шуңа тиешле ашлыкны алыр өчен миңа нишләргә, нинди документлар әзерләргә кирәк? Дания Җәләлова. «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыяте...
- Мин Күгеш авылында яшим. Ирем күптән түгел генә дөнья куйды. «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте хәзер һәр пай өчен икешәр центнер ашлык өләшә. Нишләптер, ирем өчен бирмиләр, югыйсә, аның җиреннән файдалана бит алар. Менә шуңа тиешле ашлыкны алыр өчен миңа нишләргә, нинди документлар әзерләргә кирәк?
Дания Җәләлова.
«Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыяте куллана торган җирләрнең хуҗалары хәзер шушы акционерлык җәмгыятенең акционеры булып тора, ягъни алар кулына акцияләр бирелгән. Җир пае өчен өләшенә торган ашлык менә шул акциясе булганнарга бирелә. Акционер үлгән очракта, аның якыннарына нотариус яки суд аша варисны билгели торган тиешле документларны әзерләргә кирәк. РФ Гражданнар кодексының 1176 статьясы буенча, мәрхүм акционерның акцияләре мирас булып тора. Мираска хуҗа исә РФ Гражданнар кодексының 1162 статьясы буенча билгеләнә. Моны хәл итү өчен башта нотариуска (әгәр акция хуҗасы үлгәнгә 6 ай үтмәгән булса), яки судка (әгәр акция хуҗасы үлгәнгә ярты елдан артык вакыт узган булса) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мирас күчерелүе турында тиешле формадагы таныклык алганнан соң, варис шул документ белән әлеге акционерлык җәмгыятенең реестрына мөрәҗәгать итә һәм реестр мәрхүм булган акционерның акцияләренең яңа хуҗасын-варисын терки. Менә шулай итеп, мираслык раслангач һәм теркәлгәч, варис «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыятеннән пай өчен бирелә торган ашлыкны таләп итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев