Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ильвина кулинария белән мавыгуын кызына да «йоктырмакчы» була (+РЕЦЕПТ)

Ильвинаның инстаграмын күзәтсәк, еш кына төрле-төрле ризыкларның фотоларын күрергә мөмкин.

Анда бишбармак та, чүлмәктә пешкән пилмәннәр дә, өчпочмаклар да, бәлешләр дә бар. Сылу буй-сынына караганда, җырчыны пешерү белән кызыксына, камыр ризыклары ярата дип уйламассың да. Әле кызыксынып кына калмый, Ильвина әлеге мавыгуын кызы Раянага да "йоктырмакчы" була. Аның җиләк чорында инстаграмга эленгән җиләкле тортының фотосын күргәч, күпләр аннан әлеге торт рецептын сорап язганнар. Сезнең игътибарга да әлеге тәмле һәм ансат пешерелә торган торт рецептын тәкъдим итәбез.

Ильвинадан җиләкле торт рецепты:
200 гр атланмайны бүлмә температурасында йомшартып, шуңа 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, чеметеп кенә тоз, сода, уксус салып камыр басарга. Әзер камырны бер сәгатькә суыткычка куеп торырга. Аннан алып, табада камырны кул белән баскалап җәяргә, өстенә пергамент кәгазе куеп, аврлык өчен борчак яки фасоль салып (бу авырлык өчен куела), 20 минут пешерергә.

Крем әзерләү өчен 35%лы каймакка тәменә карап шикәр пудрасы салып болгатасы, маскарпоне сыры өстисе. Пешкән коржны әзер крем белән тутырып, өстен җиләкләр белән бизәргә.

Чыганак - Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев