Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике яшел үзәнлегә айфон урынына кырлы стакан җибәргәннәр

Интернет аша 10 тапкыр арзан бәягә "Айфон 6S" сатып алырга теләгән ике яшел үзәнле кырлы стаканга ия булган "бәхетлеләр" исәбендә.

43 яшьлек яшел үзәнле соңгы модельдәге айфоннар сатучы "ЛенРитейл" Санкт-Петербург фирмасын интернет аша эзләп таба. Яңа модадагы гаджет өчен билгеләнгән түбән бәя дә аны шикләндерми. Заказ биргәннән соң айфонны почта аша җибәрү турында телефон аша килешү була. Күпмедер вакыттан соң аңа уведомление дә килеп җитә. Почтадан посылканы ул 7700 сум акча түләп ала. Өенә кайтып картон коробканы ачса, аннан кырлы стакан һәм товар чегыннан башка әйбер чыкмый... Берничә көннән соң "Лен Ритейл" кармагына тагын бер яшел үзәнле эләгә.

Алданганнан соң гына алар интернетта шушы фирмадан зыян күрүчеләрнең дәгъваларын таба. Россия буенча бу фирмадан кешеләр кырлы стаканнар гына түгел, ә ташлар да, кружкалар, уенчыклар, ватык телефоннар, кока-кола шешәләре, картон кисәкләрен дә алалар икән. Хәзер бу фактлар буенча тикшерү-оператив чаралар алып барыла.

Интернет аша заказ биргәнче башта товар сатучы, аның клиентлары турында мәгълүмат белән танышырга кирәк. Әгәр дә алдан түләү сорыйлар икән, моңа ышанырга кирәкми. Шулай ук үзегез, яисә банк картагыз турында мәгълүматны бирергә дә ашыкмагыз. Әгәр дә җинаятьче корбаны булгансыз икән, бу хакта полициягә "02" яисә "112" телефоннары аша шалтыратырга кирәк.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев