Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике ярты бер бөтен (2нче кисәк)

...Аллаһка шөкер, туып үскән авыллары Норлаттан читкә китмичә, бик матур яшәде алар. Тагын ике балалары: Рәис белән Рәмис туды.

Иренең нык җилкәсе артында гына посып ятмады ул, аның өчен дә ышанычлы тыл, зирәк һәм уңган тормыш иптәше булды. Хәмзә карьера баскычы буйлап өскә күтәрелде. Авылдагы төрле эшләрдән, электромонтердан башланган хезмәт юлы электростанция подстанциясендә мастер, «Сельхозхимия»дә ашламалар «хуҗасы» вазифалары аша хәзерге «Заволжье» ПМК ширкәте җитәкчесенә кадәр менеп җитте. Бик ипле, кешелекле җитәкче булып, 20 ел хезмәт итте ул анда. (Хәзер әтисенең эшен төпчек уллары Рәмис дәвам итә). Менә бу бәхетсезлек килеп чыкмаса... шулай язгандыр, үзенең сәламәтлеге, бәлки, гомере бәрабәренә башка кешенең гомерен саклап калырга тиеш булгандыр ул... күзләрен генә ачсын... бу сынауны да бергәләп җиңәчәкбез, Аллаһ боерса...
Ходай Рәмилә апаның, балаларының ялваруларын ишетми калмагандыр. Чөнки быел сөек­ле пар канатының 70 яшен зурлап бәйрәм иткән алар. Тугры һәм үз дигәнен җиренә җиткерүче хатын буларак, теләгәненә ирешә: Хәмзә абыйны аякка бастыра ул. Хастаханәдә дә, аннары тернәкләндерү үзәкләрендә дә гел иренең янында була. Сабыр, тыйнак, мөлаем (кирәк вакытта җитез, үткен һәм усал да) бу хатынга сокланып кайттык. Сорауларыбызга ихлас җаваплары, тормыш авырлыкларына каршы торырлык көче, уңганлыгы белән әсир итте ул безне.
- Эштән бәхет бар, Аллаһка шөкер, 62 яшемдә булсам да, тик ятарга вакыт юк, - ди ул. -Авыллар буенча сибелгән ун кибет арасында тыз-быз йөреп, көн узганы сизелми дә кала.
Аның бу сүзләрне һич кенә дә зарланып әйтүе түгел, киресенчә, шулай яшь чагындагы кебек, тәгәрмәчтәге тиен шикелле эшләп йөрүенә канәгать ул. Иң якын кешесен үлем тырнагыннан алып калганнан соң, һәр туган көнгә сөенеп, кадерен белеп яши. Хәмзәсе, өч баласы, дүрт оныгы - Рамилә апа Әбзалова өчен яшәү чыганагы.
Гөлнара Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев