Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идел аша Яшел Үзән белән Иннополисны тоташтыручы яңа күпер салынырга мөмкин

Яшел Үзән районын үстерү стратегиясе буенча автоюл Свияжск логистика үзәге аша узачак.

2030 елга кадәр Яшел Үзән районын үстерү стратегиясенә Идел аша автомобиль күпере һәм Радужный бистәсе һәм Тура аша Казан белән Яшел Үзәнне тоташтырачак альтернатив магистраль төзелеше кертелгән. Бу хакта кичә Яшел Үзән районы Советының ХV сессиясе һәм Яшел Үзән шәһәре Советының ХVII сессиясе уртак утырышында район башлыгы Александр Тыгин белдерде.

Аның сүзләренчә, бу проектны тормышка ашыру республика муниципаль берәмлекләренә агломерацияләр арасында элемтә булдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Утырышта тәкъдим ителгән схема буенча Идел аша күпер һәм Казаннан Иннополиска кадәр канат юллы альтернатив магистраль төзелеше өч эре агломерацион үзәк арасында транспорт элемтәсе боҗрасын оештыру мөмкинлеге бирәчәк.

Чыганак - Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев