Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү көненә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарына диспансеризация үткәрелә

Ветераннарның сәламәтлеген кайгыртып тору, аларны үтемле медицина хезмәтләре һәм дәвалау препаратлары белән тәэмин итү - сәламәтлек саклау өлкәсе алдында торган төп бурычларның берсе.

Ел саен, дәүләт гарантияләре программасы кысаларында, ветераннар өчен диспансеризация үткәрелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча Республика оештыру комитеты утырышында сүз барды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев чыгышында билгеләп узганча, сәламәтлек саклау учреждениеләре базасында 220 күчмә табиб бригадалары булдырылган. 9 нчы Май бәйрәменә сугышта катнашкан затларга, сугыш инвалидларына, һәлак булган ветераннар һәм инвалидларның толларына, элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннарына диспансеризация тулысынча үткәрелеп бетәчәк. Ел дәвамында калган категория ветераннарга дәвалау-профилактика чаралары уздыру планлаштырыла. "Диспансеризация барышында сырхауханәләрдә ветераннарны белгечләрнең кабинетларына озатып йөриячәкләр", - диде вице-премьер.

Васыйл Шәйхразиев әйтүенчә, бүгенге көндә дәүләт медицина учреждениеләрендә 904 ятак урынга исәпләнгән махсуслаштырылган 496 палата исәпләнә.

"Ветераннарга дарулата ярдәм өстенлекле мәсьәлә булып кала. Ташламалы дарулата тәэминат эшенә 256 сәламәтлек саклау учреждениесе җәлеп ителгән. Ташламалы рецептлар буенча дару препаратларын "Таттехмедфарм" учреждениесенең 159 даруханә оешмасы җибәрә", - дип белдерде В. Шәйхразиев.

Вице-премьер сүзләренә караганда, медицина оешмалары һәм даруханәләр арасында медикаментлар, язылган һәм хезмәт күрсәтелгән рецептлар буенча оператив белешмә алышу өчен программа гамәлгә ашырыла. Республикада ташламалы даруларны язу һәм җибәрү буенча компьютер системасы гамәлдә. Ерак урнашкан урыннарда яшәүче ветераннарга даруларны өйгә ФАП хезмәткәре китерә. Өйгә дару китерүне сорап мөрәҗәгать иткән ветераннар 100 процент дәрәҗәдә дарулата ярдәм белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев