Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуш, Нурия!..

Газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Нурия Мостафина вафат булу хәбәрен барыбыз да бик авыр кабул иттек. Ничек инде...

Әле генә кулына яңа язмасын тоткан килеш бүлмә саен шаулап-гөрләп йөри иде ич... Яке ягының тырыш кешеләре турында искиткеч җылы язмаларын көтеп алдык, халык яратып укыды. Җанга якын халыкчан шигырьләре күңелләребезне сафландырды. Газетада авылда янгын чыгу яки кеше авыру турында хәбәр басылса, хәзер килеп җитә иде. Зыян күргән кешеләргә акчалата яки матди ярдәм күрсәтүче сирәк укучыларыбызның берсе иде ул.
Яратты якты күңелле Алабуга кызы Олы Якене, Яшел Үзәнне. Безгә килгәндә кулында һәрвакыт кипкән мәтрүшкә, бөрлегән, каен җиләге булыр иде. «Кызлар, иснәп кенә карагыз әле, менә нинди минем Яке, Уразлы урманнары» - дип елмаер иде...
Хуш, Нурия, бәхил бул... Без сине бервакытта та онытмабыз.

«Яшел Үзән» газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X