Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәния Фәрхинең кызы Алсуның туе узды! (ФОТО)

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи гаиләсендә зур вакыйга булды: 5 август көнне төпчек кызы Алсуның туе гөрләде!

Мәҗлес Башкортстанның Тәтешле районында узган, туйда барлыгы 80ләп кунак булган.

- Никахыбыз узган ел 8 августта үтте. Тормыш иптәшем Руслан исемле, ул әниемнең якташы - Тәтешле егете. Уфада яшибез. Руслан Уфа юридик институтында 4 курста белем ала. Мин дә юрист һөнәрен үзләштерәм. Моннан тыш, Казан федераль университетында читтән торып хисапчыга укыйм, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу. Яшь гаилә ширбәт аен Сочида үткәреп, бүген Казанга кайтырга җыена.

Хәния ханым исә үзенең иҗат төркеме белән Оренбург якларында гастрольләрдә йөри. "Әлегә ял итәргә вакыт юк, җәй эшләп уза. Сентябрь айларында ял итеп кайтырга исәп, Алла теләсә", - диде Хәния Фәрхи.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X