Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәлләремне үзем генә беләм

Вәгъдә җитсә, кияүгә чыкканыңны сизмичә дә каласың, дип әйтәләр, дөрес икән. Минем кияүгә чыгуым да нәкъ шулай булды. Үзем дә сизми калдым. 23 яшемдә бер егет белән таныштырдылар. Ул күрше авылдагы бер кызны ярата икән. Тик ул кызның моңа исе китми, шәһәрдәге бер егетне ярата, диделәр. Яратса соң, онытыр әле,...

Вәгъдә җитсә, кияүгә чыкканыңны сизмичә дә каласың, дип әйтәләр, дөрес икән. Минем кияүгә чыгуым да нәкъ шулай булды. Үзем дә сизми калдым. 23 яшемдә бер егет белән таныштырдылар. Ул күрше авылдагы бер кызны ярата икән. Тик ул кызның моңа исе китми, шәһәрдәге бер егетне ярата, диделәр. Яратса соң, онытыр әле, дидем.
Ә ул чибәр иде. Без берничә мәртәбә генә очраштык. Шушындый очрашуларыбызның берсе язмышыбызны хәл итте дә куйды. Ул елны Яңа елны бергә каршыладык. Икәү генә түгел, әлбәттә, дуслар белән. Матур гына утырдык, уйнадык-көлдек, биедек. Шам­пан шәрабе башларыбызны тагын да әйләндереп җибәрде. Мин чын күңелдән шатлансам-көлсәм дә, сизәм: егетем үзе минем белән, ә уйлары - читтә. Тик моңа әллә ни игътибар бирмәдем, үтәр әле, дип уйладым. Шушы төнне үземнең йөккә узганлыгымны белдем...
Без озакка сузмыйча язылыштык. Иремнең уйчанлыгы бетмәде генә түгел, киресенчә, артты гына. Балабыз тугач, үзгәрер дип көттем - тагын ялгышканмын. Начар яшәдек, дип әйтә алмыйм, ул үзе тәртипсез кеше түгел, миңа каты сүз әйтмәде, тик җылы сүзе дә булмады. Үзе безнең янда, күңеле әллә кайда. Кайда булганлыгын беләм дә бит, тик берни дә эшли алмыйм. Инде кызыбыз 18гә җитте. Уйлап карасаң, күпме гомер узган. Ә җанда җылы юк. Кызыбыз берзаман безнең яннан очып китәр. Алга таба ни булыр? Болай яшәүнең ни кызыгы бар? Минем кебек яшәүчеләр бар микән тагын? Бардыр инде, ничек булмасын, дөнья булгач. Бәлкем, газетага язып, күңелен бушатучылар табылыр?!
Әлфия.
Авылымны, зинһар,
күрсәтмәгез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев