Хаҗилар кайтып җитте
2 октябрьгә каршы төндә Татарстан хаҗиларының бер өлеше туган җирләренә кайтып җитте. Изге сәфәргә барган 98 хаҗины Казан аэропортында туганнары-якыннары, нәзарәт вәкилләре, хаҗ сәфәрен оештыручылар каршы алды, ди нәзарәтнең матбугат хезмәте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Шамил хәзрәт...
2 октябрьгә каршы төндә Татарстан хаҗиларының бер өлеше туган җирләренә кайтып җитте.
Изге сәфәргә барган 98 хаҗины Казан аэропортында туганнары-якыннары, нәзарәт вәкилләре, хаҗ сәфәрен оештыручылар каршы алды, ди нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Шамил хәзрәт Касыймов җитәкчелегендәге ике төркемнең хаҗ сәфәрләре тәмам. Киләсе төркем 4 октябрьдә, соңгы төркем 11ендә кайтыр дип көтелә.
Нияз хәзрәт хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашып: "Хаҗ ул бик зур гыйбадәт. Барлык хаҗилар бер гаилә булып яшәделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Җитәкчеләр бик яхшы вәгазьләр сөйләделәр. Чит җирләрдә, сәфәр вакытында авырлыклар булмый калмый, Аллаһы Тәгалә һәрберебезне анда сыный. Шунысы сөенечле, безнең зур проблемалар булмады. Бөтен хаҗилар да сау-сәламәт, изге сәфәрләреннән канәгать. Барчабызның хаҗлары кабуллардан булсын!" - диде.
Фото: dumrt.ru
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев