Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл Уразова җәй көне чаңгы шуу ярышында җиңде! (УНИКАЛЬ ВИДЕО)

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовны җәй айларында төрле Сабантуйларда күрергә мөмкин иде.

Әмма бары тик җырчылар ролендә. Кичәге Сабантуйда килеп чыккан хәл исә күпләрне шаккатырды.

Киров өлкәсе Малмыж районында узган Сабантуйда Гүзәл үзенчәлекле бәйгедә катнашты. Башына бүрек, өстенә телогрейка, аякларына итек киеп ул... чаңгыга басты. Күңелләрне күтәрә торган бу бәйгедә җырчыбыз беренчелекне яулады. Фотофиниш кирәк булмады, шулай да өстенлек бик әз иде.

Әлеге видеоны Илдар Хәкимов төшергән. Ишетүегезчә, хәләл җефетенә ул тренерларча киңәшләрен кычкырып, көч биреп тора. Трибуналар да Гүзәл яклы булган булса кирәк. Бик шатланыштылар. "Минем болельщиклар күпме!" - дип горурлана җиңүче.

"Бу уенда катнашу Гүзәл идеясе иде. Ә мин исә әтәч тотуда катнаштым. Әмма тоттырмады", - дип сөйләде "Матбугат.ру"га Илдар Хәкимов.

Күрүебезчә, җырлы гаилә Сабантуй мәйданнарында җырлап кына калмый, ә рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев