Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөмбә маринадлау рецепты

1 кг гөмбә өчен: 75 г су, 25 г аш тозы, 1 стакан 6 процентлы аш серкәсе.

Чистарткан, юган гөмбәне тишекле чүмечкә салырга, берничә тапкыр салкын суга тыгып алырга да маринадка салып пешерергә. Моның өчен эмаль кәстрүлгә 75 г су, тоз, аш серкәсе салып кайнатырга. Барлыкка килгән күбекне җыеп алырга. Пешкән вакытта гөмбәдән сок бүленеп чыгачак. Гөмбә кәстрүл төбенә төшә башлагач, 10 г шикәр комы, 2 г лимон кислотасы, 6 бөртек хуш исле борыч, лавр яфрагы, 1 г корица салып, бераз ут өстендә тотарга. Шуннан соң банкаларга тутырып, 0,5 литрлыларны - 20 минут, 1 литрлыларны 25 минут сулы ваннада кайнатырга. Капкачын ябып, кышка сакларга куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X