Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлсинә апасыз булмый

«Синсез булмый», - диләр Гөлсинә апага. Пенсия яшендә булса да җитәкчесе эштән җибәрми әле аны. «Аның кебек төгәл, акыллы, сабыр хезмәткәр таба алмыйм башка», - ди.

Норлат авылы Элемтә бүлегендә оператор булып эшләүче Гөлсинә Романованы авыл халкы да хөрмәт итә. «Елмаеп кына тора», диләр аның турында. Тыныч, сабыр кеше ул. Гадел, намуслы да. Хаксызлык күрсә, туры сүзне ярып сала. Юмартлыгын бөтен Норлат халкы белә. Хезмәттәшләрен, күршеләрен бакчасындагы нигъмәте белән сыйлый ул. Гөлсинә апаларның алмаларын күпләрнең авыз иткәне бар.
Гөлсинә апа белгечлеге буенча икътисадчы. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Озак еллар банкларда эшләгән. Авыл тормышын яратканга, туган нигезеннән аерыласы килмәгәнгә Гөлсинә апа туган авылы Норлатта төпләнеп калган. Язмыш аны авылга практика узарга килгән Тәтеш егете Федор белән кавыштырган. Яшьләр гаилә корып яши башлаганнар. Бер-бер артлы 3 бала үстергәннәр. Балаларының бүген үз гаиләләре. Әти-әнисенең горурлыгы алар. Альбиналары Финанс министрлыгы Казначылык Департаментында эшли, Русланнары - эшмәкәр, Артур исә юл төзелеше өлкәсе белән кызыксына.

Эльвира Гыйсмәтуллина.

Язманың тулырак вариантын газетаның 61нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев