Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ГАДЕЛЛЕК ЯРАТУЧЫ ГАЛИ

Аны Яшел Үзәндә яхшы беләләр. Гали Хәлилов - гаделлек өчен көрәшүче үзенчәлекле шәхес. Югыйсә, үзе ярдәмгә мохтаҗ кеше ул. Күзләре дә күрми, аяклары да авырта аның. Шулай булуга карамастан, тап-таза егетләргә эшләрендә булыша Гали Абдулла улы. Әйтик, җинаятьчеләрне табуда - полициягә, янгын чыгармауда - янгынчылар күзәтчелегенә... Аерым кешеләргә, йә оешмаларга...

Аны Яшел Үзәндә яхшы беләләр. Гали Хәлилов - гаделлек өчен көрәшүче үзенчәлекле шәхес.
Югыйсә, үзе ярдәмгә мохтаҗ кеше ул. Күзләре дә күрми, аяклары да авырта аның. Шулай булуга карамастан, тап-таза егетләргә эшләрендә булыша Гали Абдулла улы. Әйтик, җинаятьчеләрне табуда - полициягә, янгын чыгармауда - янгынчылар күзәтчелегенә... Аерым кешеләргә, йә оешмаларга судларда яклаучы буларак та ярдәм итә ул. Һәм бу эшләрне бушлай башкаруын да әйтергә кирәк. Гаделлек өстен чыксын, дип тырыша ул. Кеше рәхмәтен әйтә, оешмалар исә, рәсми төстә, рәхмәт хатлары тапшыралар. Күптән түгел янгын күзәтчелеге аны рәхмәт хаты биреп олылады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X