Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатир җыештырабыз

Полировкалы җиһаздагы сыдырылган эзләрне төсе туры килерлек аяк киеме кремы белән күренмәслек итәргә була.

- көзгеләрне одеколон яки спиртка (аракыга) манылган мамык белән сөртергә мөмкин. Шулай ук кер буягыч (синька) кушылган су кулланырга була. Ул көзгене ялтыратачак.
- саргайган эмаль ваннаны тоз һәм уксус белән чистартырга киңәш итәбез.
- ваннадагы кафель плитәләрен уксус кушылган су (1:5) яки нашатырь салынган сабын суы белән ышкырга була.
- ачык төстәге майлы буяу яки эмаль белән буялган әйберләрне нашатырь спирты (1 литрга чәй кашыгы) кушылган су белән генә юарга киңәш итәбез. Ул әшәкене дә бетерә, ялтырата да. Әгәр дә сабын яки сода белән юсагыз әйберләрнең төсе тоныкланачак. Соңыннан, сары таплар һәм аккан эзләр калмасын өчен, коры чүпрәк белән сөртергә дә онытмагыз.
- эмаль белән капланган ваннаны һәм әйберләрне кис­лота һәм абразив порошоклар белән юу киңәш ителми - эмале бозыла.
яңа себерке, швабраны сабынлы кайнар суда җебетеп алсаң - озаграк хезмәт итәчәк.
- полировкалы өслектә кайнар әйбер куйганнан барлыкка килгән ак тапны сыек май һәм спирт кушылмасын йон чүпрәк белән түгәрәк хәрәкәтләр ясап сөртергә кирәк.
- тәрәзәләрне сабын белән юмаска тәкъдим итәбез, чөнки ул пыялада авыр бетерелә торган пленка хасил итә.
- көчле аш серкәсе кушылмасы пыяла һәм көзгедәге тапларны яхшы бетерә (1 аш кашыгы серкәне 1 стакан суга).
- тозлы суга манылган щетка белән ышкыганнан соң саламнан ясалган әйберләрнең алсынсыман төсе яңара.
- киченнән вак тоз сибеп калдырган паласны иртәгәсен дымлы чүпрәк белән сөртсәң, аның төсе яктыра.
- линолеум идәннәрне кайнар яки сода һәм нашатырь кушылган су белән юарга ярамый - аның төсе тоныклана һәм ул бозыла. Ачы сабынлы су белән юып, коры чүпрәк белән сөртеп алырга киңәш итәбез.
- линолеумны якынча 3 айга бер олифа белән ышкырга һәм йомшак чүпрәк белән сөртеп алырга кирәк. Шулай ук балавыз, парафин һәм скипидар кушылмасы (җылытып бутыйлар) (1:1:5) белән сөртеп алсаң да әйбәт.
- паркет идәннәрне глицерин салынган (1 стакан суга 1 аш кашыгы) салкын суга манылган дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк. Паркетны кайнар су белән юарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев