Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эш урыны биек булган саен иминлек чаралары күбрәк таләп ителә

Эш урыны куркыныч булган саен хезмәткәрләрнең иминлеге турында ныграк кайгыртырга туры килә. Биек катлы йортлар төзүчеләр, мәсәлән, саклык нормаларын үтәмәсә, яисә эш бирүче аларның иминлеген кайгыртмаса, элементар саклык чаралары белән тәэмин итмәсә, бәла-каза чыгасын көт тә тор. Әмма алар төзелеш, сәнәгать предприятиеләрендә генә түгел, гади офиста да чыгарга мөмкин. Кешегә...

Эш урыны куркыныч булган саен хезмәткәрләрнең иминлеге турында ныграк кайгыртырга туры килә. Биек катлы йортлар төзүчеләр, мәсәлән, саклык нормаларын үтәмәсә, яисә эш бирүче аларның иминлеген кайгыртмаса, элементар саклык чаралары белән тәэмин итмәсә, бәла-каза чыгасын көт тә тор. Әмма алар төзелеш, сәнәгать предприятиеләрендә генә түгел, гади офиста да чыгарга мөмкин. Кешегә эш биреп, аның иминлеген кайгытмавы аркасында хезмәткәрләренең сәламәтлегенә зыян килгән очракларда юридик затларга салынучы административ җәзалар да хәзер көчәйгән. Яшел Үзәннең механика көллиятендә узган семинарда шулар хакында сүз барды.

Катнашучыларны башта Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Гафиятуллин сәламләп, кыскача безнең районда хезмәт урыны иминлеге торышына тукталды. Сүз дә юк, безнең район бик катлаулы, предприятиеләр дә күп, төзелешләр дә шактый.

-2015 елның 9 аенда республика территориясендәге төзелешләрдә үлем очраклары 2014 ел белән чагыштырганда кимесә дә, авыл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәсендә артты, - дип сөйли Татарстан Республикасы хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ирек Мөхәммәтшин.- 50 кеше эш урынында үлде. Шуларның 13е биек урыннан егылып төште. Зыян күрүченең һәр өченчесе биеклектән егыла. Бу эш урыннарында иминлек кагыйдәләренең үтәлмәвеннән килә. Ул иң авыр травмаларның берсе булып санала. Бер генә мисал китереп узам, Казанда авиация предприятиесендә түбә япкан вакытта эшче 26 яшьлек егет 26 метр биеклектән егылып төшә. Иминлек чаралары күрелмәгән була. Иртән эшкә дип чыгып киткән кеше өенә әйләнеп кайта алмый. Шулай итеп, гаилә бердәнбер улын югалта. Ә шундый зур предприятиедә хезмәт урынын саклау, гади саклану чаралары турында сүз дә булырга тиеш түгел, югыйсә. Хезмәт урынында иминлек чараларын күрмәгән юридик затларга хәзер штрафлар 1 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Журналист Әлфия Зыякаеваның язмасын тулысынча газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X