Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эмиль ярдәм көтә

«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды эшен каты авыручы балаларга ярдәм җыюга юнәлдергән сәүдәгә кагылышы булмаган оешма. Аның төп максаты - илебезнең нәни гражданнарына яшәү, үсү мөмкинлеге бирү өчен матди ярдәм күрсәтү өчен теләсә нинди иҗтимагый ресурсларны файдалану. Фонд үзенең эшчәнлеген 2012 елда башлап җибәрде һәм инде берничә кампанияне уңышлы гына башкарып...

«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды эшен каты авыручы балаларга ярдәм җыюга юнәлдергән сәүдәгә кагылышы булмаган оешма. Аның төп максаты - илебезнең нәни гражданнарына яшәү, үсү мөмкинлеге бирү өчен матди ярдәм күрсәтү өчен теләсә нинди иҗтимагый ресурсларны файдалану.
Фонд үзенең эшчәнлеген 2012 елда башлап җибәрде һәм инде берничә кампанияне уңышлы гына башкарып чыкты. Фондның эшчәнлеге һәркемгә ачык.
«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды
+7(843)258-31-24;
+7(843)211-41-49
http://fund-rd.com
e-mail: fund-rd@mail.ru
420139 г.Казань, ул.Ю.Фучика 91, оф.19
Бүген без сезне әти-әнисенең йөрәк җимеше - бер тапкыр да аяк атлый алмый урын өстендә яткан бала белән таныштырабыз. Ул сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ, хөрмәтле газета укучы!
Маликов Эмиль
Маликов Эмиль гаиләдә икенче бала, ДЦП диагнозы белән туган, эпилепсия белән авырый. Өч яшендә бала мөстәкыйль утыра алмый, шуыша, кеше ярдәме белән йөри, мөстәкыйль рәвештә басып та тора алмый.
Туу тарихына килгәндә: авыр туган, реанимациядә булган, айлар буе дәваханәдә яткан. Табиблар берни эшләп булмый дип кулларын гына җәеп күрсәткән. Көрәшеп тә маташмагыз, дигәннәр. Әмма кайсы гына әти-әни табиблар белән килешер икән?!
Озакка сузылган реабилитация башлана. Эмильнең әти-әнисе үзләре өчен билгеле бер дәвалау курсы сайлап ала. Шулай итеп дәвалану 3 елга сузыла.
Өч ел эчендә шактый уңышка ирешә алар. Берни аңламаган Эмиль кеше сөйләгәнне аңлый, шигырьләрне яттан сөйли башлаган. 10га кадәр саный да белә, фикерли. Сәламәт дип саналган балаларга караганда да яхшырак сөйләшә.
Эмиль өчен иң яхшысы - Чиләбе шәһәренең «Сакура» медицина дәвалану үзәгендә тернәкләнү курсы узу. Ул кимендә 21 көнгә сузылырга мөмкин. Кытай белгечләре эшли биредә. Тернәкләнү 99 500 сум тора.
Маликовлар гаиләсе инвалид бала тәрбияләүче башка гаиләләргә бик тә охшаш: гаиләдә бары тик әти кеше генә эшли. Хезмәт хакы баланы дәвалауга китеп бара.
Баланы дәвалауга акча җыю ул яңа телевизорга яки машинага акча җыю түгел. Ата-ана өчен ул шундый ук кадерле бала. Яраткан ата-анасы булдыра алган кадәр аңа ярдәм итәргә тырыша. Шуңа күрә алар шәфкатьле кешеләрдән ярдәм сорый. «Балачак шатлыгы» хәйрия фондына банк реквизитлары буенча акча күчерсәгез, сез бу гаиләгә ярдәм итә аласыз.
Шулай ук «ФОНД» сүзе белән башлап пробел хәйрия акчасы суммасын күрсәтеп 7715 номерына акча күчереп хәзер үк ярдәм итә аласыз. Тулырак белешмә www.fund-rd.com сайтында.
Әзер квитанцияне сез
www.fund-rd.com сайтының
«Ярдәм итәргә телим!» бүлегендә таба аласыз.
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН 1121600000796
420139, г.Казань, ул.Ю.Фучика 91, оф.19
тел.: +7(843)258-31-24;
+7 (843)211-41-49
р/с 40703810424640004020
в филиале № 6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г.Самара
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250