Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дружинниклар җыенга җыелды

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге базасында безнең шәһәр өчен традициягә әйләнгән ирекле халык дружиналары әгъзаларының укыту-методик сборлары булды.

Анда шәһәрнең 12 предприятиесе һәм оешмасыннан дружинниклар, шулай ук «Форпост» хокук саклау яшьләр хәрәкәте хезмәткәрләре катнашты. Катнашучыларның саны 65 кеше иде. Дәресләрдә дружинникларга район территориясенең оператив торышы турында сөйләнде, 2015 елның ярты еллыгына йомгак ясалды. Җәмәгать тәртибен актив саклаган өчен, ДНДның 25 хезмәткәре полиция начальнигының Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнде. Бу хезмәткәрләр, нигездә, Горький исемендәге заводта, икмәк комбинатында, «Водоканал», РУЭС, «Междуречье», Серго исемендәге завод, «Зеленодольскгаз» предприятиеләрендә эшли. «Форпост» яшьләр хәрәкәтеннән 17 дружинникка да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фидан Миндибаев,
эчке эшләр бүлеге инспекторы

Язманың тулырак вариантын газетаның 51нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев