Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт хезмәтләре порталы аша комиссиясез түлә

2015 елның 1 апреленнән электр энергия өчен түләгәндә, акчалата дәүләт җыемы алынмый. Бу «Татэнергосбыт» тарафыннан электр энергиясе тәэмин ителгән йортларга кагыла.

Теләсә нинди банк картасы булган һәркем бу түләүне комиссиясез генә башкара ала. Элегрәк комиссия түләүнең 1 процентын тәшкил иткән.

Искәртеп узабыз, былның 1 февраленнән теләсә нинди банк картасы булган кеше торак-коммуналь хезмәтләрен түләгәндә дә, акчаны янга калдыра ала. Бу идарәче компанияләрнең «Ак Барс» ААҖы белән килешү төзегән очракта гына булырга мөмкин.

Бүген дәүләт хезмәтләре порталында 215 электрон хезмәтне башкарып була. Алар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләү, паспорт рәсмиләштерү, балалар бакчасына язылу, салым, дәүләт җыемнарын түләү, пособие алу өчен гариза тутыру, никахны рәсмиләштерү кебекләре бар.

Былтыр республика халкы 32 миллион электрон хезмәт башкарган. Димәк, һәр секунд саен Татарстанда бер электрон хезмәт үтәлә дигән сүз.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев