Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дача сезоны имин үтсен

Кояш елмаебрак карый башлаган саен, бакчалары яки дачалары булган кешеләр шәһәрдән читкә китү ягын карый.

Кемдер бакча участокларында күптән инде йорт төзеп куйган, ә кемдер әле бура гына бурый. Кызганычка, барысын да яңадан башлаучылар бар: «кызыл әтәч» аларның күпьеллык хезмәтләренең көлен күккә очырган. Янгын чыгу куркынычыннан саклану чаралары юкмыни? Бар, әлбәттә. Моның өчен бары «Янгынга каршы режим кагыйдәләре»н генә үтәргә кирәк. Дача хуҗасының яки күршесенең теләсә нинди игътибарсызлыгы бер мизгелдә барысын да - бакча йортларын, хуҗалык корылмаларын, җиләк-җимеш агачларын, куакларын күз ачып йомганчы юкка чыгарырга сәләтле.
Бакчачылык ширкәтләре рәисләре участок хуҗаларының «Россия Федерациясендә янгын куркынычсызлыгы режимы кагыйдәләре»н үтәүләрен тәэмин итәргә, кварталга ике тапкырдан да артыграк бакча йортларын тикшерергә, янгын сүндерүчеләрне су белән тәэмин итү һәм янгын сүндерү корылмаларының төзеклеген карап торырга, бакчачылык җәмгыятенә алып килүче юллар төзеклеген тәэмин итәргә һәм бу юлларда чүп-чар яки башка каршылык­лар булмавын карап торырга тиеш. Еш кына бакчачылык җәмгыятьләре территорияләре чүп белән тула, кипкән агачлар, куаклар өелеп ята. Бигрәк тә бакчалар территориясенә керә торган урында, беренче йорт янында, еш кына чүплек хасил була. Шунда яндырылган чүптән бакча йортларына ут кабуын көт тә тор!
Шуңа күрә бакчачыларга түбәндәге кагыйдәләрне белү генә түгел, аларны үтәргә кирәк:
Үз участогыңны һәм аның тирәсендәге территорияне янучан чүптән, корыган үсемлекләрдән чистартып торырга, чүпне бакчачылык территориясеннән алып китү өчен кисмәкләргә яки тартмаларга җыеп тутырыр­га;
Дача участокларында һәм кеше яши торган торак территорияләрендә ут кабарга мөмкин чүплекләр хасил итү рөхсәт ителми;
Бакча участокларына илтә торган юлларда, урамнарда агач ботаклары, чүп өяргә ярамый, чөнки янгын булган очракта бу янгын сүндерү машиналарына киртә булып торачак;
Һәр торак янында су тутырылган кисмәкләр яки ут сүндергеч булырга тиеш;
Бакча территориясендә, ачык урында яки ишегалдында тиз элә торган янучан сыеклыклар һәм шулай ук газ баллоннары сакларга һич тә ярамый;
Бакча йортында электр чыбыкларының төзеклеген һәрдаим тикшереп торыгыз, электр җиһазларын кабызган килеш калдырмагыз;
Бары тик төзек мичтән генә файдаланыгыз, аны бензин, керосин яки башка төрле тиз яна торган сыеклыклар белән элдермәгез, мич янында утын яки ташкүмер сакламагыз;
Дачагызның электр чыбыкларын тоташтыруны чит кешегә ышанып тапшыр­магыз, бу эш белән бары тик профессионаллар гына шөгыльләнергә тиеш;
Дачада яки табигатьтә ял иткәндә шуны онытмаска кирәк: учакны биналардан 50 метр ераклыкта гына ягарга ярый.
Янгын чыгуның тагын бер сәбәпчесе - тәмәке тартканда саксыз кылану. Сүнеп бетмәгән сигарет, җиргә ташланган тәмәке төпчеге - фаҗига чыганагы.
Рамил Хаҗиәхмәтов,
Россия МЧС ЯҮМР күзәтчелек идарәсенең өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев