Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чишмәбезнең бер йотым суы...

Әйе, бер йотым җитә!

Шушы бер йотым чишмә суын эчәр өчен, аның тәмен үз күңелендә саклаган никадәр авылдашлар, читкә киткән яшьләр, өлкәннәр 27 май кичендә чишмә-кизләвебез янына җыелды.
Тәмле сулы кизләвебезнең челтерәп агучы көмештәй суы авылыбызның һәр туган баласын пакьли, юа, һәркемне шифалы суы белән чәй эчереп сыйлый, читкә киткәннәрне сагындыра, өлкәннәребез кизләү башында булган яшьлекләрен, очрашуларын сагынып искә төшерә, читкә китүче авылдашларыбыз кизләү суын юлда эчү өчен үзе белән алып китә.
Чишмә-кизләү бәйрәмебез гөрләде ул кичтә. Бәйрәмне күрергә өлкәннәр - мәчет картлары, әбиләр, яшьләр, күрше авылдан кунаклар, шәһәрдән кайтучылар да күп иде.
Бәйрәмне имамыбыз - Әнәс Мәгъсүм улы ачып җибәрде, аның хәер-догасы белән бәйрәм гөрләде, авылыбыз яшьләренең бердәмлеге, киңәшләшеп эшләүләре нәтиҗәсендә кизләү яны чәчәккә күмелгән, күл буе үзенә тартып тора, яшелләндерү өчен агачлар утыртылган, су сибүчеләр билгеләнгән.
Оештыручылар - мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, медик, кибетче кызлар, бик күпләр чын күңелдән халыкка хезмәт күрсәтте.
Кизләвебезне - кунак йорты кебек матурлаганнар иде.
Авылда кизләүнең йортын яңарту, күпер төзү, мәчет салдырып, сабан туйлар үткәргәндә матди ярдәм күрсәтүче Бәхтияровлар гаи­ләсен, яшелләндерү өчен агач үсентеләре кайтаруда ярдәм иткән Идрис Хәмитовне, чәчәк савытлары кайтаручы Насыйбуллиннарны, шушы матурлыкны тудыручыларны һәм мәктәп коллективын җирле үзидарә башлыгы Сәлим Шәмсиев тә билгеләп узды.
Рәйхана Зәйнуллина.
Тулырак - газетаның 41нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев