Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел Камал театры артистлары кайсы илләрдә ял итте икән?

Бүген кем белән генә очрашсаң да, «җәйге ялыңда кая бардың?» дигән сорау бирә. Соңгы елларда чит илләрдә ял итү гадәткә кереп китте. Быел Камал театры артистлары кайсы илләрдә ял итте икән? Алардан шул хакта сораштык.

Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

- Мин җәй башында Бәрәскәдә булдым. Бакчадан җиләкләр җыйдым. Анда эш шактый, чөнки йортыбызны яңартабыз. Уразадан соң «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттем. Аның табигате дә, кешеләре дә матур. Анда татар мохите. Иҗат кичәмне дә оештыр­дылар. Мин ял итүчеләргә үзебезнең театр турында сөйләдем. Бик канәгать булып кайттым.

Дания Нуруллина,Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

- Миңа Чехиядәге Карло-Вары шифаханәсендә дәваланырга туры килде. Анда Татарстанны беләләр. Мин андагы матурлыкка хәйран калдым. Шуннан экскурсия­ләргә юллама алдым. Башта Австриягә киттем. Вена опера театры гаҗәеп матур. «Риголетто» операсын карадым. Халыкның культурасы искиткеч.Үзеңне икенче бер дөньяда итеп хис итәсең. Икенче маршрутым Прагага булды. Тыныч кына затлы бер шәһәр икән. Президент яши торган йортны, музейларны күрдем. Шуннан соң Германиянең Мюнхен шәһәренә бардым. Аннан да бик хозурланып кайттым. Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал, диләр бит.

Хәлимә Искәндәрова,Татарстанның атказанган артисты:

- Эссе көннәрдә беркая да барырга яратмыйм. Чит илләргә яз, көз айларында баргалыйм. Турист буларак күп кенә чит илләрдә булганым бар. Быел яз көне Истанбулда булдым. Анда минем белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр үткәрделәр.

Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык артисты:

- Минем Фин­ляндия­дә генә булганым бар. Нигәдер чит җирләргә барып йөрисем килми. Быел бакчабыз­да мунча, сарай, беседка төзеттем. Шуңа күрә бераз арытты. Бакчамда уңыш әйбәт булды. Шуларга карыйм да: «Их, үземне үстергән үги әниемне кире кайтарасы иде дә сыйлыйсы иде»,- дип уйлап куям.

Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты:

- Җәйге ялымда ел саен берәр илгә барып кайтам. Быел да кызым Сөмбел белән Төркиядә ял итеп кайттык. Иске Шәһәрне карарга бардык. Андагы тау елгасыннан көймә белән сикердек. Аннан кайткач, әти-әнинең туган авылы Лашманга кайттык. 23 билет алган идем. Әти, кызым һәм үзем ярыш­лар карарга йөрдек.

Гөлчәчәк Хәмәдинурова:

- Без баш­та Башкортстанга әти-әни каберенә кайтып килдек. Аннары гаиләбез бе­лән Грециягә бардык. Анда икенче тапкыр булуыбыз. Гомумән, өченче чит илгә чыгуым.

Ләйсән Фәйзуллина:

- Мин моңа кадәр унбер илдә булган идем. Быел Американың Чикаго шәһәренә дусларым янына бардым. Миңа аның табигате, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте ошады. Күргән илләр арасында иң ошаганы Колумбия белән Венгрия иде. Анда яшәү өчен бик рәхәт һәм кызык. Ризыклары да бик тәмле. Аннан кайткач, әнинең туган авылы Симетбашка кайтып дәү әнигә булыштым.

Ришат Әхмәдуллин:

- Төркиянең Мармарис шәһәрендә әти-әни белән ял итеп кайттык. Чит илдә кызык. Башка кеше­ләр белән очрашасың. Мин сәяхәт итәргә бик яратам. Театр коллективы белән берничә илдә булырга өлгергән идем инде. Ялымда Наласага да кайтып килдем.

Шәһри Казан

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев