Россия федераль суд приставы хезмәтенең Татарстан идарәсе карары ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлланган инде. Йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә тиешле кешеләрнең күпчелеге - алимент буенча бурычлылар. Суд приставлары тарафыннан республикада барлыгы 7200 бурычлы кешегә"права"дан мәхрүм итү ихтималы булу турында кисәтү ясалган.
Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвардан суд пристав-башкаручыларына аерым категория бурычлыларны транспорт чарасы йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карар чыгару хокукы бирелде. Әлеге карар ЮХИДИ идарәсенә юллана.
Чыганак - Интертат.ру.
Нет комментариев