Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу көздә ничек киенергә һәм шакмак ни өчен модадан бервакытта да чыкмый?

Тыйнаклык.

Елның салкынча фасылы көтелмәгән, үзенчәлекле фасоннарга бай. Катлаулы өлгеләрне гади, тыйнак итеп киселгән киемнәр алыштыра. Бик еш сырган элементлар, шулай ук бөрмәле итәкне дә очратырга мөмкин. Эшлекле киемнәрне тигез ятып тора торган силуэт алыштыра. Чалбар азрак тарая һәм ачык детальләр белән тулыландырыла. Хатын-кызлар киеме ир-атларныкын хәтерләтә, 60нчы елларга кайтабыз. Киемнең киселеше геометрик формада. Элеккеге модадан бары спорт костюмын һәм төрле фасондагы курткаларны калдырырга мөмкин.
Шакмак
Көзге һәм кышкы моданың иң уңайлы һәм җылы тенденциясе - бәйләнгән киемнәр. Чалбар, пальто, свитер, күлмәк... Җаныгыз кайсын тели, шуны киегез. Кайбер әйберләр мәңге модадан чыкмый. Болар рәтенә - шакмакны кертер идек. Яңа сезонда да шакмаклы киемнәр шуның кадәр күп булачак, аннан курыккан кешеләр дә күңеленә ятканын сайлап алачак.
Төсләр
Һәр сезонда төсләр гаммасы яңартылып тора. Шулай итеп, быел модада булган төсләр:
*салкын зәңгәр, күк төсе.
*ачык кызыл.
*соры-коңгырт.
*кояш төсе.
*аксыл шәмәхә, миләүшә төсе.
Шулай ук кара, ялтырап торучы металлик, бакыр, зәйтүн төсе дә дизайнерларның күрсәтмәләрендә очрый.
Баш киеме
Гадәти баш киеме урынына дизайнерлар яулык тәкъдим итә. Аптырап торасы юк, яулыкны икегә бөкләп, бәйләп кенә куясы. Нәкъ авыл апалары кебек. Муенга исә яулык, шарф бәйләү элеккегечә модада.
Мода дип артырып җибәрмик, иң мөһиме килешле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев