Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья Сәламәтлек көне белән!

7 апрельдә халыкара җәмгыя­тебез Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтте, 2016 елда ул «Диабетны җиңәбез!» девизы астында уза.

Бу көннең төп максаты - әлеге авыру, аның нәтиҗәләре һәм китереп чыгарган сәбәпләр турында мәгълүматны арттыру тора. Шулай ук профилактика, шикәр авыруына диагноз кую, дәвалау һәм ярдәм күрсәтү. Апрель аенда медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре һәм медицина училищесы студентлары флешмоб оештырачак, шәһәр китапханәсендә түгәрәк өстәл узачак, сәламәтлек үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелә. Төп юнәлеш - халыкка сәламәт яшәү рәвешен алып баруны аңлату, кеше саулыгына зыян китерергә сәләтле заманча карашка игътибарны юнәлтү. Балаларда кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияләргә һәм дөрес туклануны беренче урынга куярга кирәк. Әлеге ике төп фактор илебез киләчәге өчен зур дәрәҗә - тулы һәм бәхетле буын үстерүнең нигезе булып тора. Әти-әни өчен бәхет -сау-сәламәт балалар, ә кеше өчен бәхет ул - үзенең саулыгы һәм тормышка позитив карашы.
Яшел үзәнлеләргә үзләренең сәламәтлекләренә сакчыл карасыннар, спорт белән дус булсыннар, сәламәт яшәү рәвеше алып барсыннар дип телим. Сәламәт булыгыз!
Илгиз Һидиятов,
Яшел Үзән үзәк дәваханәсенең
баш табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев