Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бригантина» III урында

Казанның Киров районында урнашкан «ТРАМП» туристлар полигонында туризм төрләре буенча «Алтын көз» чемпионаты узды. Анда Бөгелмә, Алабуга, Чаллы, Казанның берничә районы һәм, әлбәттә инде, Яшел Үзән командасы катнашты. Яшел Үзәннең «Бригантина» командасы, чемпионатта шәһәр данын яклап һәм туризмның бөтен төрләре буенча чыгыш ясап, спортны чын йөрәктән яратуын дәлилләде. Җәяү йөрү,...


Казанның Киров районында урнашкан «ТРАМП» туристлар полигонында туризм төрләре буенча «Алтын көз» чемпионаты узды. Анда Бөгелмә, Алабуга, Чаллы, Казанның берничә районы һәм, әлбәттә инде, Яшел Үзән командасы катнашты.

Яшел Үзәннең «Бригантина» командасы, чемпионатта шәһәр данын яклап һәм туризмның бөтен төрләре буенча чыгыш ясап, спортны чын йөрәктән яратуын дәлилләде. Җәяү йөрү, тауга менү, велосипедта чабу һәм төрле су транспортында (әйтик, җилкәнле көймәләрдә йөзү) йөрү осталыгын күрсәтте ярышта катнашучылар.
Чемпионатның җәяү йөрү һәм тауга менү төрендә тренер Андрей Вавилов һәм Далина Вавиловада шөгыльләнүчеләр ярышты. Велосипед һәм су туризмы дистанцияләрендә, Яшел Үзәннең берничә командасы уңышлы чыгыш ясап, көндәшләрен бик күпкә артка калдырды. Велотуризм тренеры Леонид Петров, су һәм парус туризмы буенча тренер Мәдинә Исламгәрәеваның иң яхшы спортчылары чыгыш ясады һәм призлы урыннарны яулады. Гомуми зачетта «Бригантина» клубы кубок һәм мактаулы III урынны алды.
Урал Салаватов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев