Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәрдергән дә качкан

Бу атнада Ленин урамында бер машина коляскадагы баланы бәрдергән һәм үзе качып киткән. Шофер исерек булган. Хатын, бер яшьлек баланы коляскада этеп, «Лукошко» кибете каршындагы зебрадан чыгып барган. Ярый әле коляска нык булган, шунлыктан, балага әллә ни зыян килмәгән. Шулай да, аны шунда ук травматология бүлегенә алып киткәннәр. Баланың баш...

Бу атнада Ленин урамында бер машина коляскадагы баланы бәрдергән һәм үзе качып киткән.
Шофер исерек булган. Хатын, бер яшьлек баланы коляскада этеп, «Лукошко» кибете каршындагы зебрадан чыгып барган. Ярый әле коляска нык булган, шунлыктан, балага әллә ни зыян килмәгән. Шулай да, аны шунда ук травматология бүлегенә алып киткәннәр. Баланың баш мие селкенгән. ДТП урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзлиләр. Аның машинасына берникадәр зыян да килгән. Әгәр бу хәлне күрүче- белүче булса, 4-30-39 номерына шалтыратып, полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X