Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бүләк» — изге эш!

17 сентябрьдә Карамалы Тауда күптән көтелгән «Бүләк» мәчетен ачу тантанасы булды.

Исегезгә төшерәбез: әлеге мәчет елдан артык төзелде. Барлык финанслау эшмәкәр Рөстәм Латыйпов тарафыннан башкарылды. Иман йортын төзү аның хыялында йөри, бу турыда ул тормыш иптәше белән дә еш сөйләште. Әмма Рөстәм әфәнде 2011 елда вафат була һәм шуннан соң Разыя Еникеева үзлегеннән гаилә хыялын тормышка ашырырга алына. Язмыш аны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин белән очраштыра. Нәкъ менә ул, изге төзелеш өчен урынны, Карамалы Таудан тәкъдим итә дә.
- Ирем бик күп кешеләргә ярдәм итте, хәйрия эше белән шөгыльләнде. Шуның өстенә тормыш иптәшемнең бабасының әтисе танылган Коръән укучы Кыям Карыя, мин аның китабын яңартып бастырдым. Үземнең бабам да бик динле кеше иде. Генетик хәтер мәчет төзергә кушкандыр инде, - ди Разыя Еникеева.
Проектны тормышка ашыру бер авырлык та тудырмый - төзелеш өчен урын да тиз табыла, күркәм идеянең барлык этапларында да бистәнең башлыгы Фоат Шәмсиев ярдәм итеп тора, ә булачак иман йортының проектын Разыя ханымның туганнан туган энекәше Искәндәр Еникеев үз өстенә ала. Меценат күзаллавы буенча, мәчет авыл традицияләре нигезендә һәм балалык хатирәләренә охшарга тиеш була. Якты, иркен һәм тыйнак. Ниятләгәнне алдан кәгазьдәге сызымнар рәвешендә, ә инде аннары төзелеш барышында чынга ашыралар.
- Карамалы Тауда яңа мәдәният йортын ачу тантанасы вакытында, биредә яңа мәчет төзүләрен сорап Президентка мөрәҗәгать итүче ханымны күбебез хәтерли. Фәрештәләрнең Амин, дигән чагына туры килгән булса кирәк, хәзер иң матур мәчетләрнең берсе Яшел Үзән районында нур чәчеп тора. Разыя Исмәгыйль кызына рәхмәтебез чиксез, - дип, сәламләде карамалы таулыларны һәм кунакларны район башлыгы Александр Тыгин.
Мәчет бинасының тышы гадәти кирпечтән салынган, ә менә эчке ягы бик үзенчәлекле: идән, дивар, ишекләр - барысы да ап-актан. Төсле бизәкле пыяладан ясалган 21 тәрәзә аркылы кергән яктылык гаҗәеп матурлык тудыра.
Мәйданы якынча 350 кеше сыйдырышлы. Тирәсендә, барлык нечкәлекләренә кадәр уйланып бик уңайлы хуҗалык блогы төзелгән. Биредә намаз алдыннан юыну өчен аерым бүлмәләр, тантаналар уздыру өчен ашханә - почмак булдырылган. Разыя ханымның «ашханәне зуррак итәсе калган», дигән сүзләренә каршы ирләр белән хатын-кызларның аерым ашауларын, шуңа күрә борчылырга бернинди дә нигез булмавын һәм биредә яшәүчеләрнең рәхмәт тулы сүзләрен ишетергә туры килде.
Күптән түгел, биредә яшәүчеләрнең элекке авыл хуҗалыгы кибетенең 20 кв.метрлы кысан бүлмәсендә намазга җыелган вакытлары да бар иде. Шуңа күрә, 8000 кеше яшәгән бистәдә шундый матур мәчетнең барлыкка килүе чын мәгънәсендә вакыйга булып тора. Аллаһыбыз бу изге эшне кабул итеп, әлеге мәһабәт бина беркайчан да буш булмаса иде, һәрвакыт Коръән, вәгазьләр ишетелеп торсын иде, Амин.
Илсөя Завилейская
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев