Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетле картлык кичерә

Аллаһ Тәгалә җир йөзендәге барлык тереклек дөньясын парлы яраткан: көннең - төне, айның - кояшы, елганың ике яры булган кебек, ирнең - хатыны, хатынның ире булганда гына, бер бөтен була. Чөнки тормыш законы шулай. Әмма дөньяда тәкъдир дигән нәрсә дә бар бит әле. Аны исә урап уза алмыйсың. Язмабыз герое...

Аллаһ Тәгалә җир йөзендәге барлык тереклек дөньясын парлы яраткан: көннең - төне, айның - кояшы, елганың ике яры булган кебек, ирнең - хатыны, хатынның ире булганда гына, бер бөтен була. Чөнки тормыш законы шулай. Әмма дөньяда тәкъдир дигән нәрсә дә бар бит әле. Аны исә урап уза алмыйсың.
Язмабыз герое да бүгенге бәхетле көненә урау юллар аша килгән, авылыбызның иң өлкән кешесе - Билалова Разия. Разия апа үзе ятим үсә. «Мин әтине бөтенләй диярлек хәтерләми, - дип башлады ул сүзен очрашкач. - Заманның иң авыр еллары, «ачлык елы» дип тамгаланган 21нче ел баласы бит мин, шул вакытта әнигә без биш бала калганбыз». Авыр ачлык елларында да әниләре аларны ач итмәгән, барысын да саклап кала алган. Авырлык белән булса да, дөньяга килгән балаларны үстерергә, тормышны дәвам итәргә алар үзләрендә көч тапкан.
Сугыш башланганда Разия апа инде җиткән кыз. «Безне, берничә кызны, Юдино станциясенә күмер төяп, паравозларга ташып торырга эшкә җибәрделәр, - ди ул. - Хәтердә, 40 градус салкын, ә кулга бияләй кияргә ярамый, юкса көрәк сабын тотып булмый, әммә эшкә түзә инде безнең халык, Җиңү өчен кирәк бит».
Кызлар эшеме соң чуен кою,
Патрон ясау завод цехында?
Кызлар эшеме соң урман кисү,
Карурманда җәен-кышын да?!
Әйе, болар берсе дә хатын-кыз эше түгел, тик бу көннәдә «Барысы да - фронт өчен, барысы да - Җиңү өчен» дигән чакыру һәр кешегә какшамас закон. Разия апага да боларның барысы аша үтәргә туры килә: урманын да кисә, күмерен дә ташый.
Бетмәс кебек булган сугыш бетеп, исән калганнар авылга кайта да башлый. Разия апа, сугыш юлы узган Гомәре белән 1946 елда кавыша. «Иң бәхетле тормышым Гомәр белән яшәгән көннәрем», - ди Разия апа. Тик бу бәхетле тормыш 15 кенә ел дәвам итә. Берсеннән-берсе кечкенә 4 бала белән Разиясенең иңенә тормыш йөген калдырып, Гомәр абый фаҗигале төстә үлеп китә. Кечкенә кызы Марзия 1 яшьтә кала әтисеннән. Бу балаларны ничек кеше итәргә, ятимлекләрен сизми, кешедән ким итми яшәргә кирәк! Моның өчен күпме көч кирәк икән ул? Тугач үсә ул дисәләр дә, ялгыз анадан бик зур көч, сабырлык, үз мәнфәгатьләреңне бер читкә куеп торып, балалар мәшәкате белән генә яшәүне дә таләп итә бит ул. Разия апа гомерен совхоз эшендә, терлекчелектә уздыра. Җиңел хезмәт түгел, тик ни кылмак кирәк, яшәргә... Йорт-җир бетәшкән, аны да төзекләндерергә, ирлеләрдән ким-хур булмаска тиеш. Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, күпме авырлык белән яңа өйгә ирешүне ул үзе һәм аның балалары гына беләдер. Разия апа бүген башын горур тотып, «мин», дип яши. Ул 4 баласының, 7 оныгының, 5 оныкчыкның яраткан дәү әнисе. Һәр атна саен алар җыйнаулашып кайтып, әниләренең хәлен белеп, йорт-җирне рәтләп торалар.
Авылыбызның иң өлкән кешесе Разия апага яңа гына 92 яшь тулды. Бүген якыннары арасында, бөтен бәхетем картлыгыма калган икән, дип һәр аткан таңга шөкерана кылып яшәп ята ул.
Дания Җиһаншина.
Олы Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X