Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бездә сайлаулар гомер-гомергә актив уза

Олы Ачасыр авыл җирлегендә 1576нчы сайлау участогына 625 сайлаучы теркәлгән. Традиция буенча участок авыл мәдәният йортына урнашкан. Биредә һәр почмак ялт иткән, бәйрәмчә көлеп тора.

Авыл мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова җитәкчелегендә үзешчән артистлар бирегә килүчеләргә күңелле концерт күрсәтә, халыкның кәефе күтәренке.

- Бүген без Татарстан Президентын сайлыйбыз. Олы Ачасыр авыл җирлегенә сайлаулар һәрвакыт тыныч уза, авыл кешесе инде ул башкалар белән чагыштырганда бик актив. Мин дә әле менә сайлауларны күзәтеп торам, бар да тыныч. Халык әлеге сайлау кампаниясенең бик җитди булуын аңлый һәм үз позициясен күрсәтеп, гражданлык бурычын үти, - ди КПРФ әгъзасы Әнвәр Кадыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев