Бер тартма еланны поездан атып калдырганнар
Шушы көннәрдә Бөгелмә аша узучы «Мәскәү-Чиләбе» поездыннан еланнар тулы тартма ыргытканнар. Җиргә бәрелүдән тартма ярылган һәм еланнар тирә-якка таралган.
«Интерфакс» хәбәр итүенчә, Ульяновскида яшәүче берәү поездда бер еланын югалта. Елан тартмадан чыга да вагон буйлап китә. Йокларга ятарга җыенган бер пассажир ханымның одеялы эченә керә. Хатын кычкыра-кычкыра тамбурга йөгереп чыга. Поездда шау-шу куба. Проводниклар еланны тоталар да җиргә ыргыталар.
Һиндстанда ял иткән бер адәм поездда еланнар тулы тартма алып кайта торган була. Бу шау-шудан куркып ул Бөгелмә тирәсендә башта тартманы ыргыта, аннары үзе сикереп төшеп кала.
Хәзерге вакытта Ульяновск полицейскийлары әлеге инцидентны тикшерә.
Еланнарны тотулары турында хәбәрләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев