Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер шалтырату да җитә, ышаналар

Төрле сәбәпләр белән ялганчылар корбанына әйләнүчеләргә кайвакыт аптырап каласың.

Чынлыкта исә, үзеңне шундыйлар урынына куеп карасаң, алдануның сәбәп ләрен аңларга да була. Кемгә генә ышанырга кала соң инде хәзер? Чөнки социаль челтәрләрдә дә ялганчылар эш итә, банклар исеменнән дә кәкре каенга терәтәләр, хәтта, үз әйбереңне сатам дип игълан элеп тә ялгышуың ихтимал. Интернет мәйданы киңәйгән, безгә аралашу һәм яшәү җиңеләйгән саен, мошенниклар кармагына эләгү куркынычы да арта бара. Ялганчыларга артык баш ватарга да кирәк түгел, кайберәүләргә телефоннан бер шалтырату да җитә.

Эчке эшләр бүлегенең атналык мәгълүматларына караганда, югарыда әйтелгәннәрнең дөреслеккә туры килүенә ышанмый һич мөмкин түгел. Шуларның кайберләрен язып китәсе, кешеләр алар хатасын кабатламасын иде дип искәртәсе килә.

Яшел Үзәндә яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз «Авито» сайтына диван сату турында игълан элә. Кызганычка, ялганга ышанып, билгесез кешеләрдән банк картасыннан 3600 сум акчасын алдырта. Шушы ук сайт аша Октябрьскийда яшәүче дә 20300 сум акчасыннан колак кага.
Трейдер исәп-хисапларын алып бару шулай ук бик куркыныч. Чөнки анда да ялганчылар үрчүгә таба бара. Бу юлы 38 яшьлек хатын-кыз 300 меңнән артык суммадагы акчаны ялганчыларга үзе үк күчереп куя.

Ә инде банк операция ләре буенча хәзер инде ялганлау фактлары булмаска тиеш кебек, әмма мошенниклар гади кулланучылар ны рәхәтләнеп алдауларын дәвам итә. Бу юлы, мәсәлән, 57 яшьлек хатын-кыз 200 мең сумын алдырткан. Кәрәзле элемтәсе булганнарга андый «сул» шалтыратулар еш килеп тора.

Барысына да ышанырга димәгән бит инде. Иң яхшысы банкка үзең шалтыратып фактны ачыклау. Ә мошенниклар, «банкка үзем шалтыратам» диюгә үк трубканы куячак лар. Ни өчен «банк хезмәткәре» дигән шалтыратулар кешеләргә гипноз кебек тәэсир итә икән ул, ә?! 36 яшьлек яшел үзәнлегә дә «ялган банк хезмәткәре»нең бер шалтыратуы 27715 сумга төшкән. Ә 21 яшьлек кыз 6 меңен югалткан.

Мондый фактларны чиксез язарга булыр иде. Алданучылар булганда, алдаучылары табыла. Игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев