Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бирелүче түләүләр
Россия Президенты 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кайбер категория гражданнарга бер тапкыр түләүләр турында приказга кул куйды.
Агымдагы елның апрелендә Пенсия фонды идарәсе түбәндәге категориядәге гражданнарга түләүләр ясый (моны алыр өчен Пенсия фондына килергә кирәкми, ул пенсия белән бергә түләнәчәк):
- сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга - 7000 сум;
- «Ленинград блокадасында яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләргә - 7000 сум;
- элеккеге концлагерьлар, гетто һәм сугыш чорында фашистлар тоткынлыгында булганнарга - 7000 сум;
- Бөек Ватан сугышы инвалидлары толларына - 7000 сум;
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар толларына - 7000 сум;
- Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган хәрбиләрнең толларына - 7000 сум;
- Бөек Ватан сугышы чорында 6 айдан да ким булмаган вакытта эшләгән затларга - 3000 сум,
- Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән затларга - 3000 сум.
Мондый түләүләрне безнең район һәм шәһәр территориясендә барлыгы 3577 кеше алырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев