Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баш тартканчы уйлагыз

Җәй сизелми дә узып китә, 1 октябрь күз ачып йомганчы килеп җитә.

Шуңа күрә инвалидлар соцпакеттан баш тарту-тартмау мәсьәләсен алдан хәл итеп куйсыннар иде. Бүген хәл итеп була торган әйберне 1 октябрьгә кадәр калдырмагыз.

Соцпакет 3 өлештән тора:
- барлык даруны да бушка алу;
- шифаханәләргә юллама;
- шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.
- Әгәр дә инвалид 2017нче елда да «соцпакеттан» файдаланырга тели икән, 2016нчы елның 1 октябренә кадәр районның пенсия фондына килеп, гариза язарга тиеш. Соцпакет алучыларга исә 2017нче ел өчен яңадан гариза язарга кирәкми.
- Әгәр дә инвалид соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук пенсия фондына гариза яза ала. Ләкин «кире кагуны» белдереп гариза язганчы, башта ныклап уйларга киңәш итәбез. Чөнки кешегә инвалидлык авыруы буенча бирелә, ә авырган кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психикасы какшаган кешеләр. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар иң кыйммәтлеләре 3-5 мең сумнан 350-400 мең сумга кадәр тора (бу әле ярты елга гына исәпләгәндә). Башка елларның эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел да соцпакеттан баш тарткан инвалидларның көн саен диярлек авыртулар көчәеп яки яңа чирләр килеп чыгып, бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар күп.

Шундый берничә очракны гына мисалга китереп үтәбез.

Авыру канындагы яман шеш буенча исәптә тора, 1 группа инвалид, авыртуы борчымагач, кыйммәтле дарулар куллану кирәк булмаган да, соцпакетны кире каккан. 2011нче елның икенче яртысында авыртуы көчәеп китте һәм1 айга 60 мең сумлык дару кирәк булды. Бушка рецепт язу мөмкин түгел иде. Сатып алдылар.

Авыру кан басымы белән исәптә тора. Икенче группа инвалид. «Кире кагу» елы беткәнче бөерләре эшләүдән туктау сәбәпле, Казандагы «ясалма» бөер үзәгенә атнага 3 тапкыр йөрергә кирәк иде үзенә. Андый авыруларга шулай ук бик кыйммәтле дарулар кирәк.
Шикәр диабеты белән исәптә торучылар дару төймәләре кулланганда күбесе соцпакеттан баш тарта. Ел буена авыруның хәле бертөрле генә тормый, кыйммәтле инсулин кадау кирәк булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев