Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларны кайгырту – дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе

Татарстанда балалар тудыру һәм аларны тәрбияләү өчен уңайлы шартларны тәэмин итүче куәтле система булдырылды.

Яшь буынны инвес­тицияләү - Татарстан дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе, киләчәктә республиканың уңышлы үсеше нигезе. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, түгәрәк һәм секцияләрнең киң үсеш алган челтәре, күп балалы гаиләләрнең социаль ташламалар сис­темасы - болар Татарстан ата-аналарына иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга мөмкинлек биргән факторлар. Халык артымы буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидер, Ә Россиядә исә беренче егермелеккә керә.
Балаларыбызның киләчәге өчен ышанычлы фактор - нәтиҗәле мәгариф системасы. Белем бирү сыйфаты буенча Татарстан илебезнең беренче бишлегенә керә. Республикада уникаль белем бирү технологияләре тормышка аша.
Гомуми белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. 2012 елдан Татарстанда Президент инициативасы белән белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт программасы тормышка ашырыла. Шушы кыска гына вакыт эчендә республиканың 780 мәктәбе һәм балалар бакчасы кардиналь яңарды. Россия өчен уникаль программа мәктәп мәгариф инфраструктурасын яңарту эшендә флагманга әйләнде. Бүген республика хакимияте укучыларны икенче сменада укытмау юлларын эзли. Татарстан туучы балалар саны буенча Россиядә лидерлар рәтендә булса да, мәктәп укучыларының нибары 8 проценты гына кичке якта белем ала. Соңгы 5 елда 30дан артык яңа мәктәп төзелде. Киләчәктә балалар барысы да бер генә сменада укыячаклар.
Гүзәл Минһаҗева.
Тулырак газетаның 65нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X