Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчы көтүе турында һаман язалар

27 июль көнне «Болгар радио»сының «Чәк-чәк шоу» командасы Яшел Үзән районы Бакырчы авылына көтү көтәргә кайтты. Бәйге шартла­ры буенча, республиканың теләсә кайсы авылында яшәүче халык «чәкчәк»леләрне көтүгә чакырып гариза язарга, ә гаризаны башкалар «смс» белән ныгытырга тиеш иде. Финалга Актаныш районының Табанлы Күл халкы белән Яшел Үзәннең Бакырчы авылы чыкты....

27 июль көнне «Болгар радио»сының «Чәк-чәк шоу» командасы Яшел Үзән районы Бакырчы авылына көтү көтәргә кайтты. Бәйге шартла­ры буенча, республиканың теләсә кайсы авылында яшәүче халык «чәкчәк»леләрне көтүгә чакырып гариза язарга, ә гаризаны башкалар «смс» белән ныгытырга тиеш иде. Финалга Актаныш районының Табанлы Күл халкы белән Яшел Үзәннең Бакырчы авылы чыкты. Һәм җәйнең иң кызу бер көнендә Айгөл Хәйруллина, Рөстәм Гайзуллин һәм Марсель Әхмәдуллин Бакырчы көтүен көтте. Шул хакта Айгөл белән сөйләшеп алдык.

- Айгөл, отпусктан соң беренче эш көнен көтүче булып башлау авырга килмәдеме?

- Кичтән төялдек тә чыгып киттек Бакырчы якларына. Төнлә килеп төштек. Юлда ук апалар чәк-чәк белән каршы алды. Шунда ук тантаналы шартларда чыбыркылар тапшырдылар, махсус дүрт куплет шигырь әзерләгәннәр. Җырлап та бирделәр. Шуннан соң авылның мәдәният йорты мөдире өенә озаттылар. Миләүшә апа белән Рафис абый бик матур кунак итте. Ашадык, эчтек тә, азрак оештыру мәсьәләләрен сөйләшкәннән соң йокларга яттык. Йокладык дип сүзе генә инде аның, йоклау булмады. Чөнки без ятканда, таң сызылып килә иде инде. Көтеп алу хисе була бит әле, йоклый алмыйсың, боргаланып-сыргаланып ятасың. Нәкъ менә шул хисләрне кичердек. Йокларга дигән вакытны сөйләшеп уздырдык. Егетләр көтү көткән чакларын искә алды. Мин авыл кызы булсам да, әти-әни көтү көттереп азапламаган, иркәләп кенә үстергән. Бер дә көтү көтеп караганым юк иде.

Тормышымда көтүгә кагылышлы вакыйга: әбинең сыерын каршы алу гына. Мине бик «гламур» кыз дип уйлаганнардыр инде, сумкама веер, көзге салганнар, сумканы да бик матур итеп бизәгәннәр. Һәрберебезнең исеме язылган сумка чиккәннәр. Эченә көтүче рационы - йомырка, кыяр, помидор салганнар.

Тулы вариантын "Шәһри Казан" газетасының 81нче саныннан укый аласыз.

Язма "Шәһри Казан" газетасыннан күчереп бирелде.

"Шәһри Казан"га языл һәм укы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X