Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айгөл олимпиада җиңүчесе

Физкультурадан олимпиадада җиңү җиңел дип уйлыйсызмы? Аның өчен спортчы булудан тыш, бик күп белергә, күп укырга, Интернетта күп «казынырга» һәм барысына да әзер торырга кирәк. Шуның өчен олимпиада ул. Нык тырышсаң, үз алдыңа максат куйсаң, һәр нәрсәгә ирешеп була. Шәһәрдәге 5нче татар гимназиясенең XI сыйныф укучысы Сәлахова Айгөлнең күптән түгел...

Физкультурадан олимпиадада җиңү җиңел дип уйлыйсызмы? Аның өчен спортчы булудан тыш, бик күп белергә, күп укырга, Интернетта күп «казынырга» һәм барысына да әзер торырга кирәк. Шуның өчен олимпиада ул.
Нык тырышсаң, үз алдыңа максат куйсаң, һәр нәрсәгә ирешеп була. Шәһәрдәге 5нче татар гимназиясенең XI сыйныф укучысы Сәлахова Айгөлнең күптән түгел Казанда узган республика физкультура олимпиадасыннан җиңеп кайтуы очраклы түгел. Былтыргы олимпиадада II урын алган булган ул. «Җиңүе җиңел булмады, 50 сорауга дөрес җавап бирергә, спортның уен төрләре буенча көч сынашырга, 100дән артык балл җыярга кирәк иде, - дип сөйли ул. - Иң мөһиме - теорияне яхшы белү. Олимпиадага әзерләнгәндә күп укыдым, мәгълүмат тупладым. Физкультура укытучыбыз Марат Дамирович та булышты».
Яшел Үзәннән олимпиадада Айгөлдән тыш шәһәр мәктәпләреннән 2 кыз һәм 3 малай катнашса да, алар әлегә призерлар гына булып калган. Олимпиада җиңүчесе берәү генә була шул.
Айгөлнең мәктәптәге өлгереше белән кызыксынам. Гаҗәпләнәсе юк, укуда да өлгер булып чыкты ул. Булдырганнан бар да була, «бишле»ләр андыйларны сагалап кына тора, дип әйтергә кала. Мәктәпне алтын медальгә тәмамларга җыена Айгөл. Аны хәтта бердәм дәүләт имтиханы тапшыру да куркытмый. «Курку хисе миндә тамчы да юк», - ди батыр кыз. Спорт белән шөгыльләнү җиңүче булырга өйрәтә аны мөгаен. Чыныктыра. Олимпиадага бардың да, җиңеп кайттың дигән сүз түгел бит әле ул. Айгөл мондый чарада быел дүртенче тапкыр катнашкан. Былтыр аны Ульяновскига Бөтенроссия олимпиадасына да җибәргәннәр, әмма анда җиңүгә ирешә алмаган. Быел шундый ук чара Мордовиядә узачак. Анда җиңсә, мәктәпне тәмамлаганнан соң Идел буе спорт академиясенә, җиңмәсә Казанның химия технология университетына укырга керергә ниятли Айгөл. Ул җиңел атлетика, гимнастика белән шөгыльләнә, барысына караганда да йөгерергә ярата. Йөгерү шулай ук спортның авыр төрләренең берсе. Аның өчен үзеңне нык чыныктырырга, махсус күнегүләр белән даими шөгыльләнергә кирәк. Шунысы гаҗәп, ул спорт түгәрәкләренә җиденче сыйныфта укыганда гына йөри башлаган. Соң булса да, уң булган, спорт аны шунда ук үзенә җәлеп иткән. Хәзер ул атнаның һәр көнендә шөгыльләнә, якшәмбедән тыш. 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә гимнастика серләренә аны тренер Илгиз Хисамов төшендерсә, 4нче спорт мәктәбендә тренер Рәиф Гыйбадуллин кул астында җиңел атлетикага өйрәнә. Җиңел атлетиканың исеме генә җиңел, ул авыррак та әле дип саный Айгөл, аңа вакытын да күбрәк багышларга туры килә, ярышларда катнаша. Ульяновскида, Новочебоксарскида узган бәйгеләрдә булган. Киеренке көрәштә 200 метр дистанциядә йөгереп, IV урын алган. Гомумән, Айгөлнең төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып алган дипломнары санап бетергесез. Мактанырлыгы бар. Ул олимпия чемпионнары Мария Савинованы һәм Антонина Кривошапканы үзенә үрнәк итеп куя. Спорт төрләреннән аңа тагын баскетбол бик ошый. Баскетболчылар арасында дуслык, үзара аңлашу өстенрәк тора дип фикерли. Айгөл Яшел Үзәннең сәнгать мәктәбен тәмамлап, анда да гел «бишле»гә генә укыган. «Спорт ул кешедә үз дигәнеңә ирешүчәнлек, үҗәтлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Укуда да, тормышта да ярдәм итә. Дөньяны бөтенләй икенче төрле итеп күрә башлыйсың», - дип сөйли спортчы кыз үзе турында. Интернетта социаль сайтта 200ләп дусты бар икән. «Күп түгелме бу? Ничек аралашып өлгерәсең?», - дип сорыйм. Бусы да спортчыларга хас сыйфат, чөнки аларның күбесе ярышларда бергә ярышкан спортчы дуслар булып чыга. Аралашалар, бер-берсенең уңышы, җиңү-җиңелүләре белән уртаклаша алар. Менә шундый өлгер, чибәр, акыллы, белемле һәм талантлы кыз икән ул Айгөл.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев