Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аяктан ут чыгарса да, җанга тынычлык бирә

Бал аерту чоры - җәйнең иң тәмле вакыты. Умартачылар тырышып-тырмашып ел буе тир түккән хезмәтенең җимешен җыйды. Ни хикмәт - быел бал уңышы мактанырлык булмады. Умартачылар моны җәйнең салкын килүе белән аңлата.

Яңа аерткан хуш исле бал белән мәтрүшкәле чәй эчүгә ни җитә соң?! Биг­рәк тә мунчадан соң... Тәмле генә түгел, файдалы да бит әле ул. Файдасы турында озын язарга булыр иде дә, тик бүген сүзебез ул хакта түгел, ә гомере буе Күгәйдә умартачы булып, шушындый тырыш җан ияләренә бөтен барлыгын багышлаган Камил Әдиятуллин турында. Мин туганнан бирле кортчы, ди ул үзен. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки кечкенәдән әтисе янында мәш килеп, умартачылык серләренә төшенеп үскән.
- Уңыш начар...Кортларның май аенда тырышып нектар җыйган вакытта көннәр салкын булды, бар хикмәт шунда гына, - ди Камил абый.
Әдиятуллиннарның бакчаларында - 100, урманда 50ләп умарта оясы бар. Әлбәттә, моның кадәр ояны үзең генә карап, башкарып чыга алмавың көн кебек ачык. Камил абый улы Фәнисне дә умартачылыкка өйрәткән. Икәүләшеп баш-аягы белән чумган алар бу хезмәткә. Ялкау кеше эше түгел инде бу. Хәтта кыш көне дә ял итеп кенә телевизор карап кына ятарлык түгел. Төзекләндерү кебек вак-төяге табылып тора.

Алия Гаязова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 65нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев