Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аякка, әйтерсең, кадак кададылар! – Мамадышның зәһәр елан тешләгән комбайнчысы

Мамадыш төбәгендә елан чагудан каза күргән кешеләрнең берсе, 1974 елгы ир-егет, районның үзәк хастаханәсендә ята. Шушы көннәрдә ул терапия бүлегенә күчерелде, дип яза районның "Нократ" газетасы mamadysh-rt.ru сайтында.

Зәһәр елан (аны кара елан дип тә йөртәләр,) әлеге ир-егеткә эш урынында һөҗүм иткән. Ул көнне Валентин, гадәттәгечә, кырга эшкә киткән, комбайн руле артына утырып эшләгән, беркадәр вакыттан техниканы карарга дип чыккан. Шулай туры килгән ки, механизатор егет туктаган урында елан да тукталган. "Аякка, әйтерсең, кадак кададылар!" - дип сурәтли авыртуларын мамадыш егете. Авыртуның сәбәбе елан чакканнан булуын ул яланаяк калгач кына белгән: аякта 2 кечкенә яра булган. Аягы шунда ук тоймый башлаган, шулай да, Валентин хезмәттәшләре янына техникасында барып җитә алган. Соңгылары шунда ук табиблар чакырткан. Әлеге язма героеның бүген дә аягы авырта икән. Табиблар аңа йөрергә кушмый.

Терапия бүлеге мөдире Владимир Шәнгәрәев билгеләп үткәнчә, пациентка да, якыннарына да алай бик борчылырлык сәбәп юк. Шеш акрынлап кимергә тиеш. Табиблар еланнан каза күргән ир-егетнең савыгуын уңай фаразлыйлар, дип яза җирле басма.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X