Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылда тормыш яхшыра

Мин бик өлкән яшьтә, күпне күрдем, сугышын да, авырлыкларны да. Менә хәзер халык рәхәткә чыкты. Авыл тормышы шәһәрнекеннән бер дә ким түгел диясе килә. Авылларыбызда тырыш кешеләр рәхәтләнеп яши, хәтта көньяк хайваннарын да үрчетергә өйрәнделәр.

Тырышып эшләгән кеше рәхәтләнеп ял да итәргә тиеш инде. Хәзер менә авылларда төрле бәйрәмнәр үткәрәләр. Айдарда бик матур урам бәйрәме уздырылса, Күгештә Чишмә бәйрәме барыбызның күңеленә хуш килде.
Күгештә үткәрелде
Чишмә ачу бәйрәме.
Хәтта телевизордан да
Күрсәттеләр бәйрәмне.
Илдар исемле авылдашыбыз чишмәне төзекләндерүгә күп көч куйды. Шуларны истә тотып, авылдашлар чишмәгә Илдар исеме бирде. Тик гомере кыска булды шул Илдарыбыз­ның, авыр туфрагы җиңел булсын. Әмма чишмә аның истәлеген мәңге саклаячак. Шушындый игелекле бала үстергәннәре өчен Илдарның әти- әнисенә рәхмәт.
Шулай, авылда тормышлар
Һаман яхшыра бара.
Илгә-көнгә тынычлык теләп,
Яшибез алга таба.
Әминә Фазлуллина.
Айдар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев