Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл фельдшеры сәгатькә карамый

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер,...

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, авылларыбызның барсында да диярлек әнә шундый гүзәл затлар эшли дә инде.
Юынчы халкы да фельдшердан бик уңган. Гүзәл Хәйруллинаның бу авылда медицина хезмәте күрсәтә башлавына инде 30 елдан артык. Үзе ул күрше Акъегет авылыныкы. Казан медицина училищесын тәмамлап, Норлат дәваханәсендә эшли башлаган кызны вакытлыча дип, Юынчыга күчерәләр. Авылга кайтып йөрергә дә якын булыр дип, үзе дә теләп ризалаша. Озакламый шушы авылга, килен булып, инде бөтенләйгә төшә. Бу 1981 ел була. Ире Хәмзә белән ике ир-егет тәрбияләп үстергәннәр. Илшатлары нефролог белгечлеген үзләштергән. Ә хатыны - теш табибы. Яшь белгечләр икесе дә РКБда эшли икән. Улларының икенчесе авылда төпләнгән. Бер йортта гомер итәләр.
Гүзәл Хәйруллина Юынчыда яшәүче 145 кешегә хезмәт күрсәтә. Шуларның 23е балалар булса, авылның иң олы кешесе Мөнирә әбигә күптән түгел 100 яшь тулган. ФАП хезмәткәрләре, нигездә, профилактика белән шөгыльләнсә дә, медпункттан кеше бервакытта да өзелеп тормый. Кан басымы уйнаганнан интегүчеләр байтак икән. Әле тегесе әле монысы, дигәндәй, авыру чыгып кына тора - егылып, аяк-кулларын имгәтүчеләр була, баш әйләнеп азапланучылар шактый ди. Җәй көне, умарта кортлары кадап, аллергия реакцияләре белән байтак кеше мөрәҗәгать итә икән. «Мин килгәндә биредәге абый-апаларның күбесе гөрләтеп колхозда эшләп йөри иде әле, инде бергә-бергә олыгаеп киләбез», - ди.
Мәктәп белән бер бинада урнашкан Юынчы медпунктына узган ел ремонт ясалган. Җылы, якты үзе. Тик гөрләп торган мәктәп бушап калгач, барыбер моңсулык сизелә. Мәктәп беткәч, телефонны өзгәннәр. Югыйсә, авыл ФАПына телефон бик кирәк тә.
Эш сәгате тәмамланса да, авыл фельдшерының эше төгәлләнми әле - өйгә дә киләләр. Ә Хәйруллиннарның капкасы ябылып тормый дисәң дә була. Гүзәл ханым көн дими, төн дими, һәрбер авыруны, шифалы кулы белән генә түгел, дөрес киңәше, тәмле сүзе белән дә дәваларга тырыша. Алсу КӘЛИМУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X