Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Август – юлларда балалар өчен иң куркыныч вакыт

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар - балалар!» дип аталган профилактик чара уздырыла. Ул балалар катнашында транспорт фаҗигаләре килеп чыкмасын өчен оештырыла. Аның кысасында «Куркынычсыз зебра», балаларга ут яктысын кире кайтара торган беләзек һәм киемнәренә төрле фигуралы билгеләр тагу буенча «Күренеп тора торган бул», бала утыртып бара торган транспортта...

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар - балалар!» дип аталган профилактик чара уздырыла. Ул балалар катнашында транспорт фаҗигаләре килеп чыкмасын өчен оештырыла.
Аның кысасында «Куркынычсыз зебра», балаларга ут яктысын кире кайтара торган беләзек һәм киемнәренә төрле фигуралы билгеләр тагу буенча «Күренеп тора торган бул», бала утыртып бара торган транспортта автокреслолар белән тәэмин ителешне тикшерү буенча «Бала - төп пассажир», «Әдәпле йөртүче» кебек акцияләр дә булачак. «Игътибар - балалар!» чарасы «Шлем - барысына да баш» дип аталган Бөтенроссия проектын үткәргән вакытка туры килә. Ул 29 июльдән 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта безгә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәүф Галиев хәбәр итә.
- Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу юнәлештә планлы эш алып бара. 2013 елның 7 аенда балалар тарафыннан юл йөрү кагыйдәсе бозылган 227 очрак теркәлде. Шуларның 203е җәяүле, 18е - велосипедчы һәм 6сы мотоциклчы булды, - дип сөйли ЮХИДИ җитәкчесе. - Август - юл хәрәкәтендә кече яшьтәгеләр өчен иң куркыныч вакыт. Узган елда республикада булган транспорт фаҗигаләрендә 12 бала һәлак булып, шуларның алтысы августка туры килде.
Агымдагы елда балигъ булмаган автомобиль йөртүчеләр гаебе белән 4 кешенең гомере өзелгән. Мәсәлән, 9 июльдә Казанда 17 яшьлек автомобиль йөртүче җәяүлеләр чыга торган урында җәяүлегә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ир кеше шул урында ук җан-тәслим кылган. Ә яшүсмер автомобильне әнисеннән рөхсәтсез алган булган.
Чираттагы авария 26 июльдә Алексеевск районында чыккан. 16 яшьлек яшүсмер, ата-ана рөхсәтен сорамыйча, әтисенең автомобиленә утырып, әбисеннән сеңелләрен утыртып кайтканда, тизлекне арттырудан машина белән капланган. Каешка эләктерелмәгән 12 яшьлек пассажирның гомере шул урында ук өзелгән. Ә яшь ярымлык баланы дәваханәгә озатканнар. Аның гомерен автокресло гына коткарып калган. Әгәр дә яшүсмер руль артына утырмаса, ә әтисе автомобиль ачкычларын ышанычлы урында тоткан булса, фаҗига чыкмый калыр иде.
15 августта Чаллыда төнге өчләр тирәсендә 15 яшьлек машина йөртүче тизлекне арттырган һәм машинасын бордюрга бәрдергән. Автомобиль, баганага бәрелеп, капланган. Әлеге машинада тагын биш пассажир булган. Юл тизлеген арттыру һәм куркынычсызлык каешларын санга сукмау үз эшен эшләгән. 16 яше дә тулмаган ике пассажирның гомере өзелсә, калганнарына ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгән. Шуны билгеләргә кирәк, каеш кигән машина йөртүче үзе җиңелчә генә җәрәхәтләнгән. Яшүсмер автомобиль ачкычын тиз тапкан, чөнки әтисенең Мәскәүдә командировкада, әнисенең яшь бала караган чагы булган.
- Мондый очраклар кабатланмасын өчен ата-аналарга бик игътибарлы булырга кирәк. Автомобиль яшүсмерләр өчен бик тә куркыныч транспорт чарасы, - дип сөйли Рәүф Галиев. - Шулай ук җәяүле балалар катнашында юл фаҗигаләре гел чыгып тора. Күпме генә әйтелсә дә, машинада баланы махсус креслосыз йөртү очраклары дәвам итә. Шуның аркасында күпме сабыйларның гомере өзелә. Юлда транспорт һәлакәтендә балалар өчен тәгаенләнгән утыргычтан файдаланганнарның берсенең дә һәлак булганы юк. 1 сентябрьдән махсус креслосыз бала йөртүчеләргә моңа кадәр 500 сум күләмендә булган штраф 3 мең сумга җитәчәк.
Югарыда әйтелгән акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар катнашындагы һәр очракны игътибар үзәгендә тотачак. Безнең барыбызны да балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау максаты берләштерә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев