Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һава торышы: бүген 32 градус җылы булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 25 июньдә, республиканың кайбер төбәкләрендә, башлыча көньяк һәм көнчыгыш районнарда төнлә, шулай ук көндез яшен булуы көтелә.

Яшен вакытында төньяк һәм төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 23 метрга җитәргә мөмкин.

Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 16-21, көндез - 32 градус җылы булачак.

Казанда аяз һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем күзәтелми. Температура төнлә - 16-19, көндез - 27-30 градуска кадәр җылыта.

26 июньгә каршы төндә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда - яшен. Һава температурасы 16 градус чамасы булыр, дип фаразланыла.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев